Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кукмара районында полиция хезмәткәрләре әбиләргә һөҗүм итүдә шикләнелүчене тоткарлаган

19 яшьлек егет өлкән яшьтәге хатыннардан, куркытып, акча талаган.

(Казан, 25 июль, "Татар-информ"). Кукмара районы полиция хезмәткәрләре талап акча җыюда гаепләнгән 19 яшьлек егетне тоткарлаган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
20 июль кичендә Россия Эчке эшләр министрлыгы Кукмара районы дежур бүлекчәсенә Күкшел авылы участок полиция хезмәткәрләреннән талау турында хәбәр килеп ирешә.
Тикшерү-оператив төркем хезмәткәрләре ачыклаганча, кич белән 75 яшьлек пенсионер хатынның ишеген шакыйлар. Ул, күршеләр кергәндер дип, ишекне ача. Ишегалдында 19 яшьлек шул җирлек кешесе басып тора. Егет, әбине кулындагы пычагы белән куркытып, акча сорый башлый.
Куркып, өлкән ханым ишекне ябарга тели, әмма җинаятьче аны өйгә этеп кертә һәм үтерү белән куркытып, акча сорый. Нәтиҗәдә, хатын-кыз егеткә саклаудагы акча урынын күрсәтә. Янчыктан 12 500 сум акчаны алып, җинаятьче кача.
Зыян күрүче вәкаләтле участок полициясенә мөрәҗәгать итә, шуннан соң тикшерү-оператив төркеме эш башлый.

Шикләнелүче тикшерү чаралары барышында тоткарлана. Егет үз гаебен таный һәм килеп чыккан хәл турында сөйли.
Әлеге башкарылган эш шикләнелүченең беренче генә кеше талау очрагы булмавы ачыклана. Кулга алынган егет, элегрәк, урамда олы яшьтәге хатын-кызны күреп, аның кулындагы пластик шешәдәге суны өенә кадәр илтешергә тәкъдим итә. Аннан соң ул, пычак белән янап, хезмәте өчен акча сорый. Куркып калган хатын-кыз аңа 100 сум акча бирә, әмма бу хакта беркемгә дә сөйләми.
Әлеге очраклар буенча «Талау» һәм «Янап акча алу» маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250