Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Куркынычсызлык каешы эләктергәннәр исән калган, шоферныӊ каеш салмаган хатыны һәм кызы үлгән

Куркынычсызлык каешы юлларда йөргәндә кеше гомерен саклап кала, моӊа нык игътибар итәргә кирәк, дип ЮХИДИ хезмәткәрләре күпме генә кисәтсәләр дә, бу чара аларга кирәк кебек кабул итәбез.

Лаеш районнында җомга көнне Саескан тавы - Шәле. (Сорочьи Горы ​​- Шали) трассасында булган котычкыч Аварии моӊа тагын бер мисалКичке сәгать 8 тулып 40 минутта чит ил маркалы «Citroen Jumper» фургон машинасы югары тизлек белән килеп, хәрәкәт итүнеӊ каршы як полососына чыга һәм «Nissan X-Trail» машинасы белән бәрелешә.Бу бәрелешкән машинана йөртүчесенеӊ хатыны һәм 4 яшьлек кызы шун да ук һәлак булалар. Бала утырта торган утыргычка гөмбә кәрҗине куелып беркетелә, әни кеше дә, кызы да каешларны эләктермәгән булып чыга. Һәр ике машина йөртүче каешларын эләктергән булалар, тән җәрәхәтләре алып хастәханәгә озатыла. «Citroen Jumper» машинасында алгы утыргычта утырган һәм балалар өчен махсус утыргычта утырган балада бер нинди тән җәрәхәтләре булмый, ул исән-сау.

Интертат.ру

erid: 2VtzqwTSgT9

Фото http://yandex.ru/images/search?text=%D1%80%D0%B5%D0%BC%D0%B5%

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2VtzqwTSgT9