Күршеләрдә сәүдә бинасы янган
Янгын ял көннәрендә Ворошилов урамында була.
17 февраль көнне 18.01 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Кукмара шәһәренең Ворошилов урамында урнашкан сәүдә бинасында янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару частенда хәбәр иттеләр.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә беренче каттагы кибет эчендә көчле төтен була, тәрәзәләрдән ялкын телләре күренә, керү ишеге ачык була. Аларны кибет арендаторларының берсе каршы алып, бина эчендә кешеләр юклыгын хәбәр итә.
18.43 сәгатьтә янгын сүндерү җитәкчесе, бина буенча тикшерү үткәргәннән соң, икенче катта һәм түбәдә ачык ялкын булуын ачыклый, дип яза Хезмәт даны.
Янгынның гомуми мәйданы 300 квадрат метрны тәшкил итә. Кешеләрнең сәламәтлегенә зыян килмәгән. Янгынның сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев