Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Үлгән баласына пособие алып яткан...

Әлеге вакытта ана суд карарын көтә.

Краснодар краенда яшәүче 36 яшьлек хатын кулга алынган.

2012 елның августында ул өченче баласын тудырган. Баланың сәламәтлеге начар булганлыктан, аны дәваханәдән ноябрьдә генә чыгарганнар. Әни кеше шунда ук балага туу турында таныклык ала.

Гаиләнең яшәү шартлары начар була, әмма хатын беркайчан да өенә социаль яклау органнары хезмәткәрләрен кертми.

Былтыр авыл хакимияте ананың баласын мәктәпкә әзерләмәве турында полициягә хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре баланы таба алмый. Хатын баланың 2012 елда ук үлүе һәм аны өеннән ерак түгел урында җирләвен әйтә.

Сабый ашаган чагында ризыкка төелеп вафат булган. Алты ел эчендә хатын мәрхүм баласы өчен 250 мең сум пособие алып өлгергән, дип яза Кызыл таң басмасы.

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш