Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ләйсән Шакирова: “Бәйрәмдә дә закон үз көчендә кала”

Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре җитә. Хөрмәтле әти-әниләр, безнең 71 номерлы Татарстан законы да бәйрәм чорында да үз көчендә кала.

18 яше тулмаган яшүсмер, балалар сәгать 22.00дән иртәнге сәгать алтыга кадәр җәмәгать урыннарында әти-әнидән башка йөрергә тиеш түгел. Яңа ел каршыларга әти-әниләр рөхсәт итәсез икән, бала бәйрәмнән өйгә урамнан, җәмәгать урыннарыннан кайтырга тиеш була. Бала полиция вәкилләре кулына эләксә, сез законны бозган булып чыгасыз.
Яңа ел ул гаилә бәйрәме, балалар әти-әниләре белән өйдә каршыласалар, сезгә дә тыныч, балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторлары да артык кайгырмас иде. Чөнки быел яшүсмерләр тарафыннан кылынган ике җинаять тә сәгать 22.00дән соң, Балтач үзәгендә оештырылган бәйрәмгә чыккан җиреннән, ә икенчесе клубка дискотекага чыккач эшләнә. Хөрмәтле әти-әниләр, яшүсмерләр, яңа 2017 елны күңелсез мизгелләрдән башламыйк.
Ләйсән Шакирова
район эшке эшләр бүлеге хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250