Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Марат Сафиуллин 1 млн сумнан арткан банк кертеменә салым түләү тәртибен аңлатты

13 процент күләмендәге салым керем суммасының 42,5 мең сумнан арткан өлешенә генә салына.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин 1 млн сумнан арткан банк кертеменә салым түләү тәртибен аңлатты.

«Быел Салым кодексына җитди үзгәрешләр кертелде. 2021 елның 1 гыйнварыннан башлап бер миллион сумнан арткан банк кертемнәренә салым түләргә кирәк. 13 процент күләмендәге салым керем суммасының 42,5 мең сумнан арткан өлешенә генә салына. Әгәр керем (доход) биш миллион сумнан артса, салым ставкасы 15 процентка кадәр үсә», — диде Марат Сафиуллин.

Мисал өчен, гражданин 2021 елда банк кертеменнән 50 мең сум акча эшли. Шуның 42,5 мең сумына салым исәпләнми. 7,5 мең сумга салынган 13 процент салым хакы 975 сум килеп чыга.

«Банклардан мәгълүмат алып, әлеге салымны без үзебез исәплибез», — диде Марат Сафиуллин.

2021 елда алган керемгә салымны 2022 елның көзендә генә, ягъни йортка һәм машинага салым түләгәндә, дәүләткә тапшырырга кирәк булачак.

Тулырак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салым банк кертемгә салым