Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Машина иминиятләштерүгә өстәп ...

Районыбыздагы иминиятләштерү компанияләрендә машинаңны иминиятләштерергә уйласаң, җайлы гына эшләнә торган эш дип уйлау бик ялгыш фикер. Моңа мин әлеге компанияләр белән эксперимент ясап караганнан соң инандым.

«Наско», «Росгосстрах», «Ак Барс страхование» иминият компанияләренә үземнең кем икәнемне әйтмичә генә шалтыратып чыктым.
Ә соравым бик гади иде, машина иминиятләштергәндә үз тормышыңны иминиятләштерү мәҗбүриме?
- Бездә йортын яки башка мөлкәтен иминиятләштергән кешеләр машинасын иминиятләштергәндә үзләрен итмичә дә калдыра алалар.
- Ә йортлар башка җирдә булса?
- Бу очракта сезгә иң яхшысы агентлар белән сөйләшү, чөнки хәзер «Бердәм агент» белән эшли алар. Полислар саны да бик аз, үзләренә шалтыратыгызчы, диде мөлаем тавышлы «Наско» хезмәткәре.

Ярар, бу компания белән аңлашылды. Чиратта «Росгосстрах».
- Исем-фамилиягезне, кайдан булуыгызны әйтегез әле? Сезнең йортыгыз бездә иминиятләштерелмәгәнме?
- Юк, фатирыбыз ипотекага алынган, банкта иминиятләштерәбез, дим.
- Бәлки әти-әниләрегезнең йортлары бездә иминиятләштерелгәндер?
- Әйе, аларныкы сездә.
- Агентларының исем-фамилиясе ничек?
- Белмим.
- Белешегез дә шуңа шалтыратыгыз.
- Ул очракта тормышны иминиятләштерәсе булмый мени?
- Агент белән сөйләшегез, дип тиз генә телефонны кую ягын карадылар биредә.

Өченче итеп «Ак Барс страхование»гә шалтыратасы иттем.
- Без үзебезнең клиентлар белән генә эшлибез.
- Ә сезнең клиент булу өчен нишләргә?
- Йортыгызны бездә иминиятләштерергә.

Димәк, машина иминиятләштерәсең булып берәр иминият компаниясенә мөрәҗәгать итсәң, тагын нәрсәңнедер иминиятләштермичә, үз теләгеңә ирешеп булмаячак. Бу очракта моны мәҗбүри «тагу» дип тә карап булмый, чөнки алар аны мәҗбүриләми, ә матур итеп аңлата …

Иминият компанияләре безнең алга яки дигән шарт куя аламы, бу хакта район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина җавап бирде.
- Автомобильне иминиятләштерү мәҗбүри булган кебек үк, иминиятләштерүче компаниягә дә килешү төзүне сорап мөрәҗәгать иткән һәркемгә хезмәт күрсәтү мәҗбүри булып тора, кире кагу рөхсәт ителми. Шулай ук өстәмә хезмәтләрне мәҗбүри тагу, ягъни хезмәтне үтәүчегә бер хезмәтне алганда икенчесен мәҗбүри алуны шарт итеп кую да Россия законы буенча катгый тыела.

"Транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү турында"гы Федераль Законның 4нче маддәсе, 5нче пункты нигезләмәләреннән чыгып, иминиятләштерү килешүләренең башка төрләре бары тик ирекле нигездә генә төзелә ала.

Алай гына да түгел, машина йөртүчегә үзенең гомерен һәм сәламәтлеген иминиятләштерү (бәхетсезлек очрагыннан) аңа закон буенча йөкләнергә тиеш түгел (РФ Гражданнар кодексының 935нче маддәсе). Шулай ук автомобиль хуҗалары иминият компанияләре иминият бланклары юк дип кире борган яки өстәмә иминиятләштерүне көчләп таккан очракта гариза белән район прокуратурасына мөрәҗәгать итә ала.

Гөлнара Миңнехаевна райондашларыбыз арасында гаризалар белән мөрәҗәгать итүчеләр бар ди. Ләкин бу эшләр ахырына кадәр алып барып җиткерелә генә алмый икән, чөнки мәҗбүри иминиятләштерүләрне раслаучы документлар мөрәҗәгать итүчеләр кулында булмый. Ә ансыз берәүне дә гаепле дип тә атап булмый.

«Наско» компаниясендә телгә алынган «Бердәм агент»ның да нәрсә булуын карап үтик.
- Татарстан ОСАГО белән бәйле проблемалары шактый булган төбәкләр унлыгына керә. Хәзер исә көн кадагында булган мәсьәләләрне "ОСАГОның бердәм агенты" дигән яңа проект ярдәмендә чишәргә телиләр.
"ОСАГОның бердәм агенты" проекты башланып китү белән нәрсә үзгәрәчәк соң?
1. ОСАГО полислары үзгәрми, кайсы гына иминиятләштерү компаниясе булмасын, бланклары шул ук кала бирә.
2. Гражданин иминиятче ширкәте офисына килгәч, аңа "ОСАГОның бердәм агенты" проекты буенча полис сатып алырга тәкъдим итәләр. Компьютер автоматик рәвештә иминиятләштерү ширкәтенең очраклысын сайлап бирә.
3. Әгәр компьютер сайлаган иминиятләштерү компаниясе белән моңа кадәр эшегез пешмәгән икән, сез килешүгә кул куйганчы, аннан баш тартырга хокуклы. Моның өчен бары тик өстәмә гариза язу гына кирәк. Аннан соң компьютердан ширкәтне яңадан сайлаттыра аласыз.
4. Россиянең автоиминиятләштерүчеләр берлеге тәкъдим итеп, кулланыла торган программада ОСАГО белән шөгыльләнгән иминиятләштерү ширкәтләрнең факсимиле мөһере, аларның җитәкчеләренең имзалары сугылган була. Шул сәбәпле сез теләсә кайсы иминиятләштерү компаниясенә килә аласыз.
5. Яңа проектны гамәлгә кертү ОСАГО бәясенә тәэсир итмәячәк, дип ышандыралар.

Әлбәттә, яңа проектны гамәлгә кертү бөтен проблемалардан арындырмаячагы аңлашыла. Мисал өчен, иминиятләштерү ширкәте вәкилләре ОСАГО полисларының бланклары юк, дип әйтергә мөмкин, өстәмә хезмәтләрне дә тага ала, гәрчә бу болай булырга тиеш булмаса да. Шуңа да 292-02-67 телефонына шалтыратып, яки Милли банкның Татарстан бүлегенең интернет аша кабул итү бүлмәсенә шикаятьне хәбәр итәргә мөмкин.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250