Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Машина йөртү хокукы бирүче электрон таныклыкны кәгазь таныклыкка тиңләштерү проекты чыкты

Документны әзерләү белән Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының шөгыльләнә.

Россиядә машина йөртү хокукы бирә торган электрон таныклыкны кәгазь "права«га тиңләштерергә җыеналар. Хөкүмәт карарының шундый проекты норматив хокукый актлар проектлары порталында чыкты.

Документны әзерләү белән Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының шөгыльләнә. Аның нигезендә, электрон таныклыкны дәүләт хезмәтләренең мобиль кушымтасыннан күрсәтергә кирәк булачак.

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы» ФГИС мобиль кушымтасын кулланып, әлеге кагыйдәләрдә каралган документларда булган мәгълүматларны электрон рәвештә күрсәтү мондый документларны күрсәтүгә тиңләштерелә", — дип билгеләп үтелә текстта.

Министрлыкта белдерүләренчә, яңалык машина йөртү таныклыгын раслау процедурасын гадиләштерергә, шулай ук юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне "цифрлы"га күчерергә мөмкинлек бирәчәк.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев