Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Махсус операция хәрбиләре өчен ипотека процентларын «туңдырып торырга» тәкъдим итәләр

«Бердәм Россия» генераль советы секретаре Андрей Турчак үзенең телеграм-каналында язганча, дәүләттән түләүсез җир участоклары алу буенча сораулар бар.

Россиядә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ташламаларны киңәйтергә планлаштыралар. Әйтик, алар өчен ипотека буенча процентларны «туңдырып торырга», җир кишәрлекләрен бүлеп бирү кагыйдәләрен төгәл билгеләргә тәкъдим ителә.

Россия Президенты Владимир Путинга бу хакта докладны махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча эшче төркем җибәрде, дип хәбәр итә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте.

«Бердәм Россия» генераль советы секретаре Андрей Турчак үзенең телеграм-каналында язганча, дәүләттән түләүсез җир участоклары алу буенча сораулар бар. Проблемалар, әйтик, хәрби күп балалы гаиләдә тәрбияләнгән очракта килеп чыгарга мөмкин.

«Бүген закон буенча дәүләттән җирне бер генә тапкыр һәм бер генә нигез буенча түләүсез алырга ярый. Бу, мәсәлән, моңарчы әти-әнисе участогында өлеш бүлеп бирелгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнгән махсус операция катнашучыларының хокукларын чикли», - дип аңлатты ул.

Моннан тыш, хәрбиләрне ипотека буенча процентлар түләүдән азат итәргә кирәк, дип саный төркем әгъзалары. Хәзерге вакытта мондый кредит төре буенча «каникуллар» вакытына процент ставкасын «туңдырып тору» каралмаган.

erid: 2VtzqwTSgT9

Тагын бер тәкъдим махсус операция катнашучылары арасыннан булган хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен дәүләт пошлинасын бетерүгә кагыла. Бу хәрби хәрәкәтләр ветераны юридик зат яки шәхси эшмәкәр буларак теркәлгән очракта мөмкин була. «Бу норма хәрбиләрнең тормыш иптәшенә дә кагылырга тиеш», — дип саный Андрей Турчак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9