Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Махсус операциядә катнашучылар өчен фатир алуга бәйле яңалык

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга Казанда социаль ипотека программасы буенча торак сатып алу мөмкинлеге бирелә.

Махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның туганнары да шундый ук хокукка ия. Бу хакта мэрия хәбәрендә әйтелә, дип яза Коммерсантъ басмасы.

Казан шәһәре думасы үзенең якындагы сессиясендә махсус операциядә катнашучыларның ике гаиләсенә торак сатып алуда ярдәм күрсәтү мәсьәләсен караячак. 

2023 ел башыннан Казанда 230 гаилә торак шартларын яхшырткан.

Сүз уңаеннан, контракт буенча хәрби хезмәт турында тагын да тулырак мәгълүмат белән heroes-tatarstan. ru сайтында танышырга мөмкин. Анда хәрби хезмәткәрләргә тиешле түләүләр, ташламалар һәм гарантияләр турында мәгълүмат урнаштырылган. Контракт буенча хәрби хезмәт мәсьәләләре буенча контакт-үзәк телефоны — 117.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев