Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Махсус операциядә катнашучыларның икенчел торакка ташламалы ипотека алу мөмкинлеге бар

Ташламалы ипотека кредитын 2025 елның 30 апреленә кадәр алырга мөмкин.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннарның икенчел торакка 2 процент ставка белән ташламалы ипотека алу мөмкинлеге бар. Бу хактагы карар РФ Президентының күрсәтмәсен үтәү йөзеннән 2024 елның 22 апрелендә РФ Хөкүмәте белән килештерелгән, дип хәбәр итә Россия Финанс министрлыгының матбугат хезмәте.

«Махсус хәрби операциядә катнашучылар (бурычларны үтәүгә ярдәм итүчеләр) һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары, шулай ук Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территориясендәге аерым федераль хакимият органнарында, социаль тармакта, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә үз эшчәнлеген алып барган затлар хәзер икенчел базарда 2 процент ставка белән фатир сатып алу мөмкинлегенә ия», - диелә хәбәрдә.

Ташламалы ипотека программасыннан Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожье, Херсон һәм Белгород өлкәләрендә яшәүчеләр дә файдалана ала.

«Шулай ук Белгород өлкәсе территориясендә яшәүче һәм Белгород өлкәсе территориясендә урнашкан, утка тоту нәтиҗәсендә яшәүгә яраксыз дип табылган торак йортларның хуҗалары булган гражданнарның беренчел базарда да, 2 процент ставка белән ташламалы ипотека программасы кысаларында икенчел базарда да фатир сатып алу мөмкинлеге бар», - дип аңлаттылар ведомствода.

Күрсәтелгән шартларда ташламалы ипотека кредитын 2025 елның 30 апреленә кадәр алырга мөмкин.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә була.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ипотека