Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Махсус хәрби операция барышында имгәнү алган хәрбиләргә түләүләр арта

Владимир Путин махсус хәрби операция барышында имгәнгән өчен 4 млн сумга кадәр түләү турындагы указга кул куйды

Россия Президенты аерым категория затларга өстәмә социаль гарантияләр турындагы указга кул куйды. Ул махсус операция барышында имгәнү (җәрәхәтләр, яралар, контузияләр) алу аркасында инвалид калган затларга 4 млн.сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне билгели. Тиешле документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында урнаштырылган, дип яза «Шәһри Казан».

Указның кире көчкә ия булуы мөһим. Өстәмә түләүләрне махсус хәрби операция барышында авыр җәрәхәтләр алган затлар алачак.

Инвалидлыкка китергән яралану, имгәнү яки контузия алучылар өчен 2022 елның 22 февраленнән (махсус хәрби операция башланган көн), ягъни Президент Указы үз көченә кергәнче, бер мәртәбә түләү «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды тарафыннан башкарыла. Шул ук вакытта ул акча яраланган өчен элек алынган бер тапкыр бирелә торган түләүне исәпкә алып түләнәчәк. 

«Бер тапкыр бирелә торган түләү суммасы СВО барышында хәрби хезмәткәрләр алган хәрби имгәнүләр һәм җәрәхәтләрнең барлык категорияләре буенча дифференциацияләнгән», - диелә хөкүмәт карарында.

Түләүләрне дифференциацияләү авыр имгәнүләр һәм җәрәхәтләр алган хәрби хезмәткәрләргә сизелерлек ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үттеләр Хөкүмәттә. Карар нигезендә, мондый хәрбиләргә 3 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган. Хәзер исә, Президент Указы нигезендә, алар шактый күбрәк алачак - 4 млн сум.

erid: 2VtzqwTSgT9

Җиңелчә яраланган хәрбиләргә карар нигзендә 1 миллион сум түләү билгеләнгән. «Башка җәрәхәтләр очрагында түләү 100 мең сум тәшкил итәчәк», - диелә документта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9