Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Җәмәгать тәрбиячеләренең балаларга тәэсире зур, ди район прокуроры (+фоторепортаж)

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау максатыннан профилактика органнарының эшен оештыру һәм аңа контрольлек итү өчен район прокуроры каршында эшче төркем эшләп килә.

Күптән түгел аның чираттагы утырышы узды. Район прокуроры Айрат Низамиев җитәкчелегендә үткән әлеге утырышта сүз балалар тәрбиясе, авыр гаиләләрдә яшәүче балаларның иминлеге, аларга беркетелгән җәмәгать тәрбиячесе хакында барды. Яңа уку елында эшләнәсе эшләр, чаралар хакында да сөйләшенде.

Төркем әгъзалары хәл итәсе мәсьәләләрне күтәрделәр, тәкъдимнәр җиткерелде.

- Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау максатында профилактика органнарының һәрберсеннән бердәм хезмәттәшлек таләп ителә. Аеруча җәмәгать тәрбиячесе юнәлешендә эзлекле эш алып бару сорала. Чөнки әлеге вәкилләрнең балаларга тәэсире зур. Җәмәгать тәрбиячеләренә билгеләнгән кешеләрне бер җыеп, аңлату эшләре алып бару да артык булмас, - диде Айрат Шәкертҗанович.
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250