Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«Мин кеше үтерергә теләмәдем...»

Уфада машина руле артында ана белән баланың гомерен өзгән Дарья Сорокинага хөкем карары чыгарылды.

Аны өч елга колония-поселениегә хөкем иттеләр. Хөкем карарын ул әле 1 яшь булган баласына 14 яшь тулгач үтәчәк. «Честно говоря» телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, Аврора урамындагы җәяүлеләр үтүендә хатын-кызны һәм баланы бәрдергән ханым судта инде нормаль тормыш алып бара алмаячагын әйткән.

"Мин беркайчан да кешеләрне үтерергә теләмәдем. Мин мондый югалту өчен үлгән хатынның иреннән гафу үтенәм. Миңа моны әле дә искә төшерү авыр, мин моның белән беркайчан да яши алмаячакмын. Гафу итегез", - ди Дарья Сорокина күз яшьләре белән.

Гаепләнүче һәм аның ире һәлак булганнарның гаиләсеннән гафу үтенделәр.

Узган елның октябрендә суд 28 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эшен туктату турында карар чыгарган иде. Суд барышында зыян күрүчедән гаепләнүче белән татулашу сәбәпле җинаять эшен туктату турында үтенеч килә. Алдан зыян күрүче якка үлемечле юл-транспорт һәлакәтендә гаепләнүче 2,4 млн сум түләгән. Һәрхәлдә, бу сумма эш материалларында күренә. Хатын-кызны сак астыннан азат иттеләр.

Шул ук вакытта дәүләт гаепләүчесе бу карарга апелляция тәртибендә шикаять бирде. Республиканың Югары суды прокуратураның дәлилләрен нигезле дип таныды, җинаять эшен туктату турындагы карарны гамәлдән чыгарды һәм аны яңадан карауга җибәрде.
 

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Автор:Резеда Галикәева

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-03-09/min-keshe-tererg-tel-m-dem-3170836

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев