Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мобилизацияләнгәннәр буенча Путин мөһим карар кабул итте

Хәрби корреспондент Сладков Владимир Путинның МХОдагы мобилизацияләнгәннәр буенча мөһим карары турында сөйләде.

Хәрби корреспондент Александр Сладков үзенең телеграм-каналында мобилизацияләнгән һәм махсус хәрби операциядә (СВО) катнашучыларның киләчәге турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, мобилизацияләнгәннәр МХО тәмамланганчы шунда калачаклар. Әлеге карарны Россия Президенты Владимир Путин кабул иткән. Сладков әйтүенчә, мобилизацияләнгәннәр генә түгел, контрактчылар, шулай ук үзиреклеләр дә фронтта калачак.

«Хәзер барысы да тигез. Барысы да МХО тәмамланганчыга кадәр нацистларга каршы торачаклар. Мин демобилизация һәм, мөмкин булса, кайбер частьләрне даими дислокация пунктларына җибәрү турында Россия Президентына сорау юллаган идем. Югары баш командующий моңа җавап итеп, МХО тәмамланганчыга кадәр мобилизацияләнгәннәрнең шунда калуы турында карар кабул ителгәнен әйтте», — дип язган Сладков. 

Хәрби корреспондент Сладков язганча, моблизацияләнгәннәрнең гаиләләре өчен «бу чынбарлык белән килешүнең авыр булуын» таныды. Әмма һәр яклап аларга ярдәм күрсәтелә, проблемлаары хәл ителә, дип өстәгән журналист. 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев