Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә нинди ярдәм күрсәтелә?

Махсус хәрби операциядә катнашучларның гаиләләренә ярдәм чаралары: Балалары туган гаиләләргә бала кирәк-яраклары комплектлары бүләк ителә.

1-11 сыйныф укучыларына ике тапкыр түләүсез кайнар туклану һәм бер тапкыр – урта махсус белем алучы студентларга; 
7 яшьтән 17 яшькә кадәрге гаиләләргә ял оешмаларына юлламалар бирелә; 
пенсионерлар өчен шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар; 

I һәм II төркем өлкәннәр һәм инвалидлар өчен өйдә бушлай социаль хезмәтләр күрсәтү; 
картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларга, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләренә кабул итүнең өстенлекле хокукы;

кишәрлеккә газ үткәрү һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алу өчен 100 мең сумга кадәр субсидияләр; 
эшсез гаилә әгъзаларының бизнес-планнарын мәшгульлек хезмәте иң беренче чиратта карый; 
эш бирүчеләргә мобилизацияләнгән хезмәткәрләргә бер тапкыр түләнә торган түләүләр рәвешендә өстәмә социаль гарантияләр билгеләргә, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чараларын алдан күрергә тәкъдим ителә; 

мобилизацияләнгән, ирекле һәм контрактчыларга республика дәүләт казнасын тәшкил итүче мөлкәтне арендалау өчен түләүләрне мобилизацияләү срогына һәм өстәмә 90 көнгә кичектерү бирелгән (дәваланган очракта вакытны озайтырга мөмкин); 
хәрби хезмәткәрләр аренда килешүен штрафлы санкцияләрсез өзәргә мөмкин.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев