Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мотоблокка машина йөртү таныклыгы кирәкме?

Мотоблок белән бәйле штрафлар һәрчак бәхәс уята. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: мотоблокта гомуми кулланылыштагы олы юлдан йөрү тыела. Моның өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре штрафка тартырга мөмкин.

вылда иң популяр транспорт мотоблоктыр, мөгаен. Аның белән җир эшкәртәләр, бәрәңге утырталар, арба тагып, печән ташыйлар. Хәтта Сабантуйларда мотоблок ярышына кадәр уздыралар. Бу транспортка бәйле сораулар еш килә. Укучыларның сорауларына Татарстан дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир ХАЛИКОВ җавап бирде.

— Мөнир Әфраимович, мотоблок транспорт чарасы булып саналамы?
— Юл йөрү кагыйдәләрендә күрсәтелгәнчә, транспорт — юлда кеше йөртү, йөк ташу өчен каралган җайланма. Бу яктан арба тагылган мотоблок транспорт чарасына керә дә кебек, чөнки аның белән йөк ташырга мөмкин. Үз бакчаңда җир эшкәртү турында сүз барганда, әлеге техниканы транспорт чарасы дип атап булмый, чөнки юлда хәрәкәт итми. Шул ук вакытта мотоблок белән машина юлына чыгасың икән, ул автомат рәвештә транспорт чарасы булып санала ала, шуңа да юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен, аңа карата барлык җәза кулланыла.

— Мотоблок белән идарә итү өчен таныклык кирәкме, әлеге техниканы теркәү мәҗбүриме?
— Закон буенча, мотоблок дәүләт теркәве узарга тиешле транспорт чарасы булып саналмый. Идарә итү өчен йөртү таныклыгы таләп ителми.

— Мотоблок белән күрше авылга барырга туры килсә, нишләргә?
— Машиналар зур тизлек белән йөргән олы юлда ташбака шикелле бара торган мотоблоклар еш күренә. Бу юлдагыларның икесе өчен дә куркыныч тудыра. Иң яхшысы — закон нигезендә, мотоблокны трейлерда йә машина арбасына салып барырга кирәк.

— Тик бу өстәмә чыгым таләп итәчәк. Мотоблокка утырып барган кешене штрафка тарта алалармы?
— Тәҗрибә күрсәткәнчә, ЮХИДИ хезмәткәрләре күп очракта конкрет ситуациягә карап хәл итә. Мотоблок белән бәйле штрафлар һәрчак бәхәс уята. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: мотоблокта гомуми кулланылыштагы олы юлдан йөрү тыела. Моның өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре штрафка тартырга мөмкин.

— Әгәр мотоблок белән идарә итүче спиртлы эчемлек кулланган булса, ул җәзага тартыламы?
— Юлда мотоблок белән идарә итүче исерекне тоткарлыйлар икән, Россиянең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8 маддәсе нигезендә, аны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә,
30 мең сум штрафка тартырга мөмкиннәр. Әгәр машина йөртү таныклыгы бөтенләй булмаган килеш, исерткеч эчемлек кулланып, мотоблокта гомуми кулланылыштагы юлга чыккан икән, бу кешене хәтта 15 тәүлеккә иректән мәхрүм итүләре бар. Гомуми кулланылыштагы юл дигәндә, транспорт чарасы өчен каралган, шул исәптән авыл җирлегендәге, грунтлы (асфальтсыз) юллар да керә.


Эльвира МОЗАФФАРОВА

erid: 2Vtzqv1AZW9

Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9