Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Муниципаль хезмәткә кабул ителүчеләр таләпләр һәм хокуклар белән таныштылар

Агымдагы елда муниципаль хезмәткә кабул ителгән затларга төп хезмәт вазыйфаларын аңлату буенча бүген - 14 октябрь көнне семинар үтте.

Семинар-укуны алып барган район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова: "Мондый чара ел саен традицион рәвештә үткәрелеп бара. Ул үз эченә муниципаль хезмәткә кабул ителгән яңа хезмәткәрләргә кагыла. Алар өчен гомуми укулар оештырыла", диде.

Муниципаль хезмәт һәм хезмәт вазыйфаларының таләпләре, кадрлар сәясәте, коррупциягә каршы вәзгыятьнең нечкәлекләре хакында аңлатып үтте. Хезмәт шартларын үтәү барышында 3 елга бер мәртәбә аттестация үтү һәм белем дәрәҗәсен күтәрү буенча укып кайтулар оештырыла, дип искәртте.

Балтач район Советының җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге башлыгы Розалия Хәйруллина Татартан Республикасының муниципаль хезмәт турында Кодексы белән таныштырды. Муниципаль хезмәттә чиннарга бүленеш, хезмәт еллары стажы, хезмәткәрнең хокуклары хакында тулы мәгълүмат бирде.
Район башкарма комитетының гомуми оештыру бүлеге баш белгече Алия Галиева эш бирүче һәм белгеч арасындагы мөнәсәбәтләргә, закондагы үзгәрешләргә һәм тиешле кагыйдәләргә тукталды.
Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250