Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Әни кеше ике баласын күпердән аткан

Бер хатын автомобиль күпере өстендә сүгенеп, кемнедер кычкырып каргап йөргән-йөргән дә, өч һәм дүрт яшьлек кызларын елгага атып бәргән.

Мәскәүдә бер хатын-кыз ике баласын күпердән аткан һәм үзенә кул салырга җыенган булган. Тик очраклы узып баручылар аның гомерен саклап калганнар. Хәзер балигъ булмаганнарны үтерергә тырышуы аркасында әни кешегә карата җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә "Интерфакс".

Бер хатын автомобиль күпере өстендә сүгенеп, кемнедер кычкырып каргап йөргән-йөргән дә, өч һәм дүрт яшьлек кызларын  елгага атып бәргән. Бәхеткә, бу кансызлыкны үтеп баручылар күреп калган...

Әлеге хәл 17 сентябрьгә каршы төндә булган. Хатын-кыз балаларын эстакада парапеты аркылы тотып аткан, алар каты җиргә килеп төшкәннәр. Балаларны коткарганнар. Аларны - хастаханәгә, ә әниләрен психиатрия клиникасына озатканнар. Экспертиза нәтиҗәләреннән соң, аның сәламәт булу-булмавы ачыкланачак. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре дәвам итә.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять