Әнисе ташлаган сабыйны эт үлемнән коткарган
Санкт-Петербургта бер эт яңа туган сабыйны үлемнән коткарып калган.
Ике кило авырлыктагы бу сабый инде шәһәр дәваханәсендә күзәтү астында. Ул сәламәт, яхшы ашый, йоклаганда хәтта елмая да. Тик аның исеме, фамилиясе, кем баласы булуы билгесез.
Сабыйны Мачо кушаматлы эт куаклар арасыннан табып ала. Джек-рассел токымлы бу эт паркта йөргәндә хуҗасын кешеләр сирәк йөргән шул куаклык ягына үҗәтләнеп сөйри башлый. “Ни булды инде, ни таптың?” – дип барган эт хуҗасы сискәнеп китә. Куак төбендә тере төргәк ята...
Табылган кыз баланы сак кына хәвефсез урынга күчерәләр. Нәкъ шул вакытта паркта Росгвардия хезмәткәрләре патрульдә йөргән була. Алар ашыгыч ярдәм машинасын чакырта, дип яза Өмет.
Чыганак: РИА Новости.
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев