Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Әнисен үтерүдән курыккан һәм...

Җиде яшьлек малайның әтисе дәваханәдә.

Мәскәү өлкәсенең Дмитров шәһәрендә җиде яшьлек малай әтисенә пычак белән һөҗүм иткән. Билгеле булганча, 39 яшьлек ир эчкән булган һәм 37 яшьлек хатынын кыйный һәм буа башлаган.

Әнисенең кычкыруына улы йөгереп килгән. Малай, әтисенең әнисен үтерүеннән куркып, аның аркасына пычак белән чәнчә. Әлеге вакытта ир дәваханәдә. Аның нинди хәлдә булуы билгеле түгел. Хатын тикшерүчеләргә 10 ел дәвамында иренең эчеп, өйдә тавыш чыгаруы турында сөйләгән. Шуңа бәйле рәвештә, профилактик чаралар белән шөгыльләнүче органнарның эшен дә тикшерәчәкләр.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять криминал