Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Өч баласы булган аталарга мобилизациядән кичектерү булмаячак?

«Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыруны кичектерү тиешле нигезләр булган чорда гына үз көчендә кала һәм хәрби хезмәт башкару конституцион бурычыннан тулысы белән азат итү дигәнне аңлатмый», — дип ассызыкладылар комитетта.

Дәүләт Думасының Саклану комитеты өч бала аталары өчен мобилизацияләүдән кичектерү турындагы закон проектын кире кагу яклы. Документ Думаның электрон базасында барлыкка килде. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Комитетта искәртүләренчә, мобилизация РФ Кораллы көчләренең агымдагы составы белән тормышка ашыру авыр булган дәүләт бурычларын хәл итү өчен кертелә торган махсус хокукый режим булып тора. Әмма социаль характердагы йөкләмәләре (мәсәлән, балигъ булмаган балалары) булганнарга кичектерү бирелә.

«Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыруны кичектерү тиешле нигезләр булган чорда гына үз көчендә кала һәм хәрби хезмәт башкару конституцион бурычыннан тулысы белән азат итү дигәнне аңлатмый», — дип ассызыкладылар комитетта.

Шулай итеп, аталарга балалары булу сәбәпле кичектерү анасыз бала караган һәм тәрбияләгән, дүрт бала караган һәм тәрбияләгән, яки йөклелек вакыты 22 атнадан да ким булмаган хатыны булган һәм 16 яшькә кадәрге өч баласы булган очракта бирелә.

Шулай ук мобилизациянең төре (гомуми яки өлешчә) һәм гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру күләме хәрби-сәяси хәлгә бәйле булуы да билгеләп үтелә. Хәрби-сәяси хәл юл куйган очракта башка гражданнарга да кичектерү бирелергә мөмкин. Бу – моңарчы РФ Президенты тиешле указы белән шундый хокук биргән гражданнар.

Шуңа бәйле рәвештә, комитетта әлеге закон проектының максатлары тиешле указны гамәлгә ашыру кысаларында да ирешелергә мөмкин дип саныйлар. Башкача әйткәндә, тәкъдим ителгән закон проекты «артык».  Шулай ук РФ Хөкүмәте документ камилләштереп бетерүне таләп итә дип саный.

«Дәүләт Думасына «Россия Федерациясендә мобилизацион әзерлек һәм мобилизация турындагы» Федераль законның 18 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакындагы» 201632-8 федераль закон проектын кире кагарга тәкъдим итәргә», диелә хәбәрдә.

Элек кире кагылган закон проектын парламентарийлар Н. А. Останина, А.А. Алехин, А. В. Корниенко, М. В. Дробот, С. П. Обухов, О. Н. Смолин кертте. Аны 2022 елның сентябрендә Дәүләт Думасына кабул иттеләр.

Депутатлар гамәлдәге законны үзгәртергә һәм дүрт түгел, ә өч һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләрне өлешчә мобилизациядән азат итәргә, балаларның яшен 18 яшькә, ә көндезге уку формасы буенча белем алучы балаларныкын 23 яшькә кадәр күтәрергә тәкъдим итте.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/142576/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев