Өч яшьлек бала тәрәзәдән егылып һәлак була
Тикшерү эшләре алып барыла.
31 май кич белән Алабуга шәһәренең Пролетар урамындагы йорт янында 3 яшьлек кызның гәүдәсе табылган. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә
Хәзерге вакытта тикшерү кызның әтисенең эштә булуын, ә әнисенең кер юу белән шөгыльләнүен ачыклаган. Шул вакытта бала тәрәзә төбенә менеп, сеткага ябыша. Нәтиҗәдә, конструкция нык булмаган һәм кыз 7нче каттан егылып төшә.
Тикшерүчеләр саксызлык аркасында үлем факты буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерү эшләре алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев