Оешманы бетергәндә документлар белән нәрсә эшләргә
Документлар – эшчәнлеген туктаткан оешманың төп мирасы, алар белән акыл белән идарә итәргә кирәк. Оешма эшен туктатканда документлар белән нәрсә эшләргә һәм кәгазь хәзинәгезне нинди архивка тапшырырга?
Карар кабул ителде: оешма эшчәнлеген туктата. Тик, кызганычка каршы, бу әле эшнең азагы түгел. Алда сезне аның бай үткәне белән аерылышу процессы көтә: әҗәтләрдән башлап, салым органнары белән хисапларны чагыштырып карау. Әмма бу да турыдан-туры финиш түгел әле. Документлар – эшчәнлеген туктаткан оешманың төп мирасы, алар белән акыл белән идарә итәргә кирәк. Оешма эшен туктатканда документлар белән нәрсә эшләргә һәм кәгазь хәзинәгезне нинди архивка тапшырырга?
Теге яисә бу сәбәпләр белән оешма эшчәнлеген туктатканда даими сакланырга тиешле документлар дәүләт яисә муниципаль архивына тапшырылырга тиеш. Бу таләп коммерция оешмалары өчен дә, дәүләт оешмалары өчен дә катгый берүк. Архивка нинди документлар һәм нинди шартларда тапшырылырга тиеш соң? Эшчәнлеген туктаткан (ликвидацияләнгән) оешманың документлары язмышы турында карарлар кабул иткәндә түбәндәге махсус кануннарга таянырга кирәк.
Беренчесе аның Россия Федерациясендә Архив эше турындагы федераль закон. Гамәлдә иң беренче аның «дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, дәүләт һәм муниципаль архивларны архив документлары белән комплектлау буенча оешмаларның бурычлары» дигән 23 статьясына таянырга кирәк. Икенче төп документ - Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы боерыгы белән расланган Россия Федерациясе Архив фонды документларын һәм башка архив документларын саклау, туплау, исәпкә алу һәм куллануны оештыру кагыйдәләре.
Нинди документларны саклауга тапшырырга кирәк?
Дәүләт яисә муниципаль архивына даими сакланырга тиешле документлар, шәхси состав буенча документлар (75, 50 ел саклау вакыты), вакытлыча саклау срогы (10 елга кадәр) чыкмаган документлар җибәрелергә тиеш. Дәүләтнеке булмаган (негосударственный) оешманы бетергәндә, шул исәптән банкротлык нәтиҗәсендә, аларның эшчәнлеге процессында барлыкка килгән һәм Россия Федерациясе Архив фонды составына кертелгән архив документлары, шәхси состав буенча документларны архивка ликвидация комиссиясе (ликвидатор) яки конкурс идарәчесе махсус килешү (договор) нигезендә, тәртипкә салынган хәлдә тапшырырга тиеш.
Архив документларын кая тапшырырга?
Беренче карашка, оешманы бетергәндә, документлар тапшыру схемасы гади күренә. Оешманың варисы (правоприемник) булса, документлар аның игелекле кулларына тапшырылырга тиеш. Әгәр андый оешма юк икән, шундый ук тәртип югары оешмага (вышестоящая организация) карата кулланыла, ул закон буенча сезнең барлык кәгазь мирасыгызны алырга тиеш. Әгәр хокукый дәвамчы да, югары оешма да булмаса, документлар «вакытлыча саклауга» тиешле дәүләт (муниципаль) архивка тапшырыла.
Әлеге процедураны үткәрү вакытында оешма белән архив арасында сезгә килешү төзергә кирәк булачак. Документларны архивка тапшыру өчен әзерләү чыгымнары тулысынча эшчәнлеген туктата торган оешма өстенә салына. Шуңа күрә ликвидация комиссиясенең боеру карарларында документларны саклау чыгымнарына кагылышлы пункт каралырга тиеш. Ликвидация комиссиясенең боеру карарларында документларның вакытлыча саклау срогы чыкканнан соң, алга таба аларны юк итү (уничтожение) турында шартны язу, шулай ук моның белән бәйле чыгымнарны исәпкә алу мөһим. Шулай итеп, эшчәнлеген туктатучы оешма, барлык вәкаләтләрне ликвидация комиссиясенә тапшырганчы ук, үз эшчәнлеге чорында хасил булган документларның язмышын алдан ук хәл итеп куярга тиеш. Һәм инде, әлбәттә, документлар ликвидация комиссиясенә кабул итү-тапшыру акты нигезендә күчәргә тиеш.
Мөһим этап - документларны архивка тапшыру өчен әзерләү
Гадәттә, ликвидацияләнгән оешма җитәкчелеге эш күләмен бәяләп бетерми. Оешмада архив хезмәте булса эш җиңелрәк әлбәттә. Әмма күп оешмалар, кагыйдә буларак, кәгазь архивларга тиешле игътибар бирми. Нәтиҗәдә, архив эшен оештырудагы барлык җитешсезлекләр ликвидация чорында килеп чыга һәм документларны тиешле дәрәҗәдә эшкәртеп архивка саклауга тапшыруга кагыла.
Россия Федерациясенең Архив эше турындагы законы нигезендә, ликвидацияләнгән оешманың архив документларын тәртипкә салу ликвидация комиссиясе яки конкурс идарәчесенең бурычы булып тора. Документларны саклауга кую өчен Архив эше кагыйдәләре буенча берничә процедура эшләнә. Документларның кыйммәтлелегенә, мөхимлелегенә экспертиза үткәрү, документларны тышлап, тегеп, битләрен санап нумерацияләү, даими саклау исемлекләрен төзү һәм аларга фәнни белешмә (историческая справка) бирү.
Документларны архив саклавына эшкәртү бу өлкәдә махсус белеме яки практик хезмәте булмаган кеше өчен шактый авыр процедура. Аны үткәрү өчен профессиональ архив компаниясе хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Закон моңа каршы килми.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ликвидацияләнгән оешманың документларны дәүләт яки муниципаль архивка саклауга тапшыру бурычы, барыннан да элек, гражданнарның социаль хокукларын тәэмин итүгә бәйле. Нәкъ менә шуңа күрә бу процесс «миннән соң су бассада ярый» принцибы буенча узарга тиеш түгел. Җәмгыятьнең социаль-хокукый тормышында катнашучы буларак, һәр оешма (һәр җитәкче) бу катлаулы чорда аның гамәлләреннән оешманың элеккеге хезмәткәрләренең киләчәге (пенсиясе) торуын истә тотарга тиеш.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев