Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Петербургта Чаллы кызы Альбинаның мәетен тапканнар

Гыйнварда югалган Чаллы кызы Альбина Гиластинованың мәетен суда тапканнар.

Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итә.

Кызны инде 2023 елның гыйнварыннан эзлиләр. Аңа 30 яшь булган. Мәетен Санкт-Петербургның Красносельский районында тапканнар. Ул 10 ел тирәсе әлеге шәһәрдә яшәгән, эшләгән, ялгызы торган. Аны соңгы тапкыр 21 гыйнварда күргәннәр.

«Челнинские известия» журналисты Альбинаның дусты Марина Хачатрян белән дә аралашкан.

«Аның мәетен 20 мартта Дудергоф каналында таптылар. Ул кышкы киемнән – ачык төстәге курткадан иде. Ике ай суда ятканнан соң, аның тышкы кыяфәтен танып булмый. Үзе белән паспорты булган», – ди Марина.

Марина Альбина белән 8 ел тирәсе таныш булган. Альбинаның бернәрсәгә дә зарланмаган, әйбәт яшәгән.

«Без аны исән килеш табарбыз, дип өметләнгән идек. Ләкин булмады. Майда аңа 31 яшь тулыр иде. Хәзер экспертиза нәтиҗәләрен көтәбез. Аның ничек һәлак булуы билгеле түгел. Вариантлар күп. Полициядә миңа әйткәнчә, талау версиясе дә карала. Яки Альбина өйгә кайтканда егылып, бозга төшеп киткән. Аның телефонын табарлар, дип өметләнәм», – ди Марина.

Маринаның башка версиясе дә бар. Альбина начар компаниягә эләгеп, аннан чыкмакчы булган булырга мөмкин.

Чаллыда Альбинаның 70 яшьлек әнисе, олы абыйсы яши. Алар гел Марина белән элемтәдә тора, Петербургка барырга җыеналар.

«Мин аларга мәетне яру нәтиҗәләре билгеле булганны көтәргә киңәш иттем. Әнисенең сәламәтлеген исәпкә алып, абыйсына гына килергә куштым. Мәетне тиешле процедуралардан соң гына бирәләр. Үлем турында таныклыкны күпме көтәсе дә билгеле түгел», – ди Марина.

Туганнары Альбинаны Чаллыда җирләргә тели, диелә хәбәрдә.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/107885/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кеше һәм закон