Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Польшада 35 яшьлек ир бер кызны 5 ел буе дуңгыз абзарында коллыкта тоткан

Польшадагы Гайки авылында булган хәл авыл халкын гына түгел, бөтен илне тетрәткән

Польшадагы Гайки авылында булган хәл авыл халкын гына түгел, бөтен илне тетрәткән.

35 яшьлек Матеуш исемле ир (аның фамилиясен әлегә әйтмиләр) 5 ел буе авыл уртасындагы дуңгыз абзарында 30 яшьлек Малгожата исемле хатын-кызны кол итеп тоткан. Ул аны даими рәвештә көчләгән, кыйнаган, газаплаган, ашатмый интектергән һәм үзеннән туган баласын тартып алган. Бу хакта Польша басмалары язып чыкты. wiadomosci. onet. pl басмасы язуынча, Польшада «Европа берлегенә кергән, кеше хокуклары беренче урында булган илдә ничек бу хәл булырга мөмкин?» дигән зур бәхәсләр килеп чыккан.

Бу коллык турында 27 августта билгеле була. Матеуш хатын-кызны каты итеп кыйный, һәм аның иңбашы чыга. Ул аны хастаханәгә алып килә. Медикларга күрсәтер алдыннан, Матеуш Малгожатаны «эшкәртә» — каты итеп куркыта, дөресен сөйләмәскә куша. Хатын-кыз шулкадәр курыккан була, ул «егылдым» дип алдарга тырыша. Әмма табиблар кызның кыяфәтеннән бу сүзләрнең ялган булуын аңлый һәм полиция чакыра. Тәртип сакчылары килгәч тә, хатын-кызны бик озаклап үгетләгәч кенә дөресен ишетә ала.

Аның сөйләве буенча, күрше авылда яшәгән Малгожата 2019 елда танышулар сайтында Матеуш белән таныша. Ир аны авылына алып килеп, авыл уртасындагы дуңгыз абзарына ябып куя. Даими рәвештә көчли, шул исәптән, бозык формада да. Кыз «әйбәт секс» күрсәткән очракта аңа «бүләк» бирелә торган була — кайнар су. Шунысы гаҗәп — аны туган авылында якыннары эзләмәгән.

Сарайда электр уты да, бәдрәф тә, йокы урыны да, хәтта көн яктысы да булмый. 5 ел буена бу хатын-кыз кояш яктысын 2 генә тапкыр күрә: ят җиренә зыян килгәч, Матеуш аны хастаханәгә алып барган. Ул чакта медиклар, ни сәбәпледер, полиция чакырмаган. Бераздан хатын-кыз бала таба, ир баланы балалар йортына ташлап китә.

Соңгы тапкыр каты итеп кыйнау сәбәбен Малгожата: «Мин аның сексуаль теләкләрен тормышка ашыра алмадым», — дип аңлаткан.

Гайки авылы башлыгы Эвелина Томяшлык Польшаның «Wirtualna Polska» басмасына сөйләве буенча, Матеушның йорты авылның уртасында булган. Авыл башлыгы ни булганын ишетмәү-белмәүне «безнең җир кишәрлекләре зур, без сирәк аралашабыз, элеккечә түгел шул» дип аңлаткан.

Матеушның авылдашлары «Super Express» басмасына бераз башкачарак сөйләгән. Алар нидәндер шикләнүләрен әйтәләр. Матеуш төнлә генә йөргән, ә көндез чыкса, балалар һәм яшь әниләрне күзәткән. Аннары ул никтер чокырлар казыган һәм аларны кире күмеп куя торган булган. Алар полициягә мөрәҗәгать итеп караган, әмма полиция: «Авыру кешене тынычлыкта калдырыгыз», — дию белән чикләнгән.

Матеуш беркайда да эшләмәгән, әти-әнисе белән бер йортта яшәгән. Алар да улларының дуңгыз абзарында ни булганы белән кызыксынмаган. Уллары дуңгыз абзарына ачкычны бирмәү белән килешеп яшәгәннәр. Матеуш инвалид әтисе җилкәсендә яшәгән. Ә әнисе исә әле дә: «Минем улым әйбәт, беркемгә дә зыяны тимәс», — ди икән. «Безгә моңа ышануы кыен. Ул кемгәдер зыян китерә торган кешегә охшамаган. Ул әйбәт егет», — дигән ана.

Малгожатаны урлаганчы, Матеуш өенә кызлар алып кайта торган булган. Аннары аларны үз бүлмәсенә алып кереп китә торган булган. Әнисе «өйне фахешханәгә әйләндердең» дип ачуланган, улына тавышланмаска кушкан. Күрәсең, Матеуш «әнисен борчымый торган» вариант уйлап тапкан... Шул вакытта, танышу теләге белән, аңа Малгожата яза...

Польша законнары буенча бу ирне 25 елга төрмәгә ябарга мөмкиннәр.

Чыганак: https://intertat. tatar/news/30-yaslek-kyzny-5-el-bue-dungyz-abzarynda-kollykta-totkannar-5868255

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять