Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Путин СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә кагылышлы указга кул куйды

Шулай ук хәрби зиратларда һәм җәмәгать зиратларының хәрби участокларында җирләү хокукы булган гражданнар исемлегенә Росгвардия хезмәткәрләрен дә керткәннәр.

Россия Президенты Владимир Путин СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә кагылышлы берничә указга кул куйды. Шул рәвешле Россия Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертелә. Аңа ярашлы рәвештә, эш бирүче инициативасы буенча, ире һәлак булганнан соң бер ел дәвамында хәрби хәрәкәтләр ветераннарының тормыш иптәшләрен эштән азат итү тыела.

Шул ук вакытта тол хатын яки тол ир бу ел дәвамында яңа никахка керергә тиеш түгел һәм эшләвен дәвам итәргә тиеш.

Шулай ук СВОда катнашучылар өчен кредит каникуллары чорында исәпләнгән кулланучылар кредитлары буенча процентларны исәптән чыгару турындагы указга да кул куелды. Шул ук вакытта банкларга процентлар буенча алынмаган керемнәрнең 50%ы кайтарылачак.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сво