Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Райондашларыбыз кырыкалдарлар ятьмәсенә эләккән

Кырыкалдарлар, ягъни мошенниклар турында без әледән-әле язып торабыз. Ләкин күпме генә язма, аларның кармагына эләгүчеләр очрап тора.

Ел башыннан 53 райондашыбыз кырыкалдарлар корбаны булырга өлгергән, аларга барлыгы 38 миллион сумнан артык зыян килгән. 
— Кырыкалдарларның эзенә төшсәк тә, мондый төр җинаятьләрне ачу бик авыр, урланган акчаларны кире кайтаруны бөтенләй өметсез дип әйтеп була, чөнки мошенниклар чит регионнардан элемтәгә чыга. Чит исемгә алынган сим-карталар, банк карталары белән шәхесне ачык-лау — мөмкин булмаган эш. Шуны да искәртеп узасым килә, халык үз теләге белән кырыкалдарларга карта номерларын әйтә, бернинди басымсыз банк картасында булган акчаларын чит кешегә күчерә. Бу урында шуны искәртеп узасым килә, беренчедән, банк хезмәткәре беркайчан да сезнең банк картагыз турында мәгълүмат сорамаячак, чөнки ул аларда бар. Икенчедән, банк картасын алганда аның кодын юкка гына конверт эченә салып бирмиләр. Бу кодны бары тик сез генә белергә тиеш өчен эшләнә! Алданган райондашларыбызның эшләре буенча эшли торгач чит регионнарга да барып чыгабыз, — ди район эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Газыймов.
— Күп очракта алданган халык безгә, ягъни район эчке эшләр бүлегенә килергә читенсенә, якыннары белер дип ояла. Оялырга да, куркырга да кирәкми! Беренче чиратта игътибарлы булырга һәм алдакчылар схемалары турында күбрәк белергә кирәк. Алдарга теләгән кеше тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратырга мөмкин. Шалтыратучы сезгә исем-фамилия белән эндәшә, гаҗәпләнмәгез. Алар сезне алдау өчен алдан әзерләнгән, мәгълү-матларны алдан белешеп куйган була. Банк хезмәткәре дип таныштырган кешегә беркайчан да карта номерларыгызны әйтмәгез! Сезнең исемгә берәү дә кредит ала алмый. Сездән мәгълүматлар сорап, ашыктыра-ашыктыра пин-кодлар сораган, тиз һәм ышанычлы итеп сөйләгән кеше — мошенник. Алданмагыз! Кырыкалдар үзенә кирәкле мәгълүматны алу белән сезнең турында онытачак, ул шалтыраткан телефон «тоташтырырга мөмкин түгел» булачак. Һәм... банк картагызда бер тиен акча да калмаячак, — ди Рөстәм Габделнурович.


Әгәр банктан шикле шалтыратулар килсә, озак сөйләшми генә телефонны куегыз һәм бу номерга үзегез киредән шалтыратмагыз. Банкның "кайнар линия«се телефон номерын җыегыз: бу номер банк картасының икенче ягында яки банкның рәсми сайтында язылган. Банк белән элемтәгә кергәч, сезгә шундый шалтырату булуы турында хәбәр итәргә кирәк. Банкта бу очракны теркәп куячаклар һәм мошенниклар эше түгелме дип тикшерәчәкләр.


Районыбызда соңгы вакытларда булган, кырыкалдарлар «ярдәмендә» зур суммада акчаларын югалтучылар байтак. Аларга +79129775420, +79911205380, +7993611-5935 номерларыннан шалтыратканнар һәм бу номерлар буенча ачылмаган җинаять эшләре бер безнең районда гына түгел. Шуңа да аларга игътибарыгызны юнәтегез.
Зыян күрүчеләр арасында сим-картаның срогы чыга, вакытында алыштырырга кирәк дигән сүзләргә ышанып, телефонына килгән кодларны хәбәр итүче дә, медицина полисының срогы чыгу сәбәпле, аны алыштыру өчен Госуслуги аша чиратка язылырга кирәклеккә ышанып, кодларны хәбәр итүчеләр дә бар. Ә алда киңрәк язып киткәсе очракта зур суммада акчалар кырыкалдарлар кулына күчә. 
Бистәдә яшәүче бер гаилә башлыгына ватсаптан таныш булмаган кеше шалтыратып, үзен Роскомнадзор хезмәткәре Руслан Кибенко дип таныштыра һәм райондашыбызның Госуслугидагы шәхси кабинетына кырыкалдарлар керүе турында җиткерә һәм аңа ярдәм итәр өчен телефонына килгән кодны әйтүен сорый. Райондашыбыз кодны әйткәннән соң, Руслан аңа икенче көнне Казанга барырга, кырыкалдарлар аның исеменә ачкан кредитларны ябарга кирәк булачагын җиткерә. Кызганычка каршы, райондашларыбыз бу сүзләргә ышанып, Казанга берничә көн баралар, төрле көннәрдә төрле банклардан кредит алып, Руслан әйткән карта счетына салып баралар һәм алар чын күңелдән бу кеше аларга ярдәм итә дип уйлыйлар. Соңрак Руслан аларга өйләренең дә залогка куелуын әйтә. Йортны залогтан төшерер өчен аны фиктивный төстә сатарга кирәк булуын җиткерә. Райондашларыбызга бу очракта бер риэлтор «ярдәм итә». Әле аннан соң да кырыкалдарлар төрле сәбәпләр белән бу гаиләдән төрле суммада акчалар күчерүләрен сорыйлар һәм ни кызганыч, алар сораган кадәр барлык сумма күчеп бара. Әле бер банктан кредит рәсмиләштергәндә, машиналарын да залогка куярга мәҗбүр булалар. Акча каян алган соң бу гаилә дигән сорау туа. Әҗәткә алалар. Ә ул күп миллионнардан торган әҗәтләрне бүгенге көндә ничек түләрләр алар?! Бу сорау белән алар бүгенге көндә яшәргә мәҗбүрләр.
Хөрмәтле райондашлар, бу хәлләр уйлап чыгарылган түгел. Һәрберебез дә кырыкалдарлар корбаны була алабыз. Сакланыйк, телефоннан кем генә шалтыратса да, аларның сүзенә ышанмыйк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять