Илдә читтән күчеп килүчеләрнең нык артуы зур проблема тудырды. Һәм бу безнең кечкенә генә Балтач районында да сизелә.
Быел дүрт айда район вакытлыча яшәү өчен 72 чит ил кешесен үзенә сыендырган. Узган елгы дүрт айлык күрсәткеч тә шул чама. Бернинди зур промышленность предприятиеләре булмаган кеп-кечкенә Балтач өчен шактый зур сан болар.
Читтән килгән гражданнар кайда әзрәк якты йөз күрсәтәләр, шунда теркәлергә тырыша инде ул. Ошап китсә туган-тумачасын, таныш-белешен тарта башлый. Шулай итеп, берьюлы егермеләп кешене теркәгән адреслар бар. Тикшерү органнарында эшләүчеләр аларны «резина йортлар» дип йөртә.
10 һәм аннан артык кешене сыйдырган, үзе кечкенә генә булган мондый «резина йортлар» үзебезнең районда да бар. Читтән килүчегә нәрсә, аңа килүгә тизрәк рәсмиләштерергә генә булсын. Ә менә аларны теркәүчеләр ничек шулай битарафлык күрсәтә ала икән. «Чит ил гражданнарын һәм РФ гражданлыгы булмаган кешеләрне миграция теркәве турында» закон таләпләрен һәр ике як та (йортка теркәлүче һәм теркәүче) тайпылышсыз үтәргә тиеш, югыйсә. Закон бозылса һәр ике як та бертигез дәрәҗәдә җавап бирә.
Законда әйтелгәнчә, чит ил гражданы 7 көн эчендә миграция хезмәтенә килеп исәпкә басарга тиеш. Тәртипне бозса 2000нән 5000 сумга кадәр штраф салына. Ә аны сыендырган кеше (йорт хуҗасы) өчен штраф күләме 2000нән 4000 сумга кадәр.
Районда теркәлдек, яшәү урыныбыз бар дип рәхәтләнеп эшләп йөрүче чит ил гражданнары күп. Күпчелеге миграция хезмәтенә килеп рөхсәт язуы (патент) алмаган. Ә бу шулай ук законны тупас бозу. Монысын газетаның алда чыгасы саннарында аңлатып китәрбез.
Фәрит ШӘРИФУЛЛИН район прокуроры урынбасары
Фото: http://expert.ru/2010/08/16/regisration_non_stop/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев