Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Россиялеләрне «Дәүләт хезмәтләре»ндә мәгълүмат урлауның яңа алымы хакында кисәттеләр

Шәхси мәгълүматлар мошенникларга эләккән очракта, дәүләт хезмәтләре сайтына керү паролен ашыгыч рәвештә үзгәртергә һәм бу хакта порталның техник ярдәм хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

Мошенниклар россиялеләргә, имештер, дәүләт хезмәтләре порталыннан, техник өзеклеккә сылтау итеп, яңадан теркәлү һәм пошлина түләү тәкъдиме белән, поликлиникадан учеттан төшерү турында белдерү кәгазьләре җибәрә башлаган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Мошенниклар кулланучыга сылтама буенча дәүләт хезмәтләре сайт-клонына керергә тәкъдим итә. Анда анкета тутырырга, поликлиниканы сайлап алырга һәм пошлина түләргә кирәк, дип ачыклык кертте банк идарәсе рәисе урынбасары Станислав Кузнецов.

Нәтиҗәдә, җинаятьчеләр мәгълүматларны да белә, акча да үзләштерә. Иң яманы шунда, мошенниклар, кулланучының логинын һәм паролен белеп, кредит яки микрозайм рәсмиләштерә ала.

Гражданнарга порталның адресын җентекләп тикшерергә, ә мондый белдерү кәгазе алганнан соң медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр. Моннан тыш, Кузнецов искәрткәнчә, дәүләт поликлиникасына беркетү - бушлай.

Шәхси мәгълүматлар мошенникларга эләккән очракта, дәүләт хезмәтләре сайтына керү паролен ашыгыч рәвештә үзгәртергә һәм бу хакта порталның техник ярдәм хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. 

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дәүләт хезмәтләре мәгълүмат урлау