Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Саксыз тәмәке тарту аркасында шәхси йортта ир-ат янып үлгән

Кисәүләрне аралаган вакытта йорт хуҗасының мәетен табып алганнар. 68 яшьлек ир-ат өйдә ялгызы яшәгән.

Буада булган янгын хакында «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ут белән көрәшүчеләр, урынга килгәч, Шәйдуллин урамында бер катлы шәхси йорт януын ачыклаган. Ялкын телләре өйнең эчен һәм түбәсен ялмап алган.

Соңрак ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән. Аның мәйданы 64 квадрат метр тәшкил иткән.

Кисәүләрне аралаган вакытта йорт хуҗасының мәетен табып алганнар. 68 яшьлек ир-ат өйдә ялгызы яшәгән.

Янгын саксыз тәмәке тарту аркасында чыккан дип фаразлана.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Ведомствода искәртүләренчә, урын өстендә, аеруча исерек хәлдә, тәмәке тартмаска кирәк. Тәмәке тарта торганда урында төпчек савыты булырга тиеш.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9