Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Салым түләр чак җитә!

«Салымыңны түлә дә — тынычлап йокла» дигән гыйбәрәне ишетмәгән кеше юктыр. Салым түләр вакыт җитеп килгән көннәрдә бу сүзләр бигрәк тә актуаль.

11 сентябрьдән милек салымнары кәгазьләрен кешеләргә тарату башланды

Салым түләүченең Шәхси кабинетыннан файдаланучыларга салым кәгазьләре электрон рәвештә килә. Шуңа күрә әлеге сервис кулланучыларына үз шәхси кабинетын тикшеререп торырга кирәк. Әлеге сервиска тоташтырылмаган салым түләүчеләргә якын араларда почта хезмәте тарафыннан салым хәбәрләре китереләчәк. 

Кәгазьдә салым хәбәрләрен алу белән бәйле уңайсызлыкларны булдырмас өчен, салым органнары электрон аралашуга күчүне һәм салым эшләрен өйдән чыкмыйча, «Налоги ФЛ» мобиль кушымтасыннан яки салым түләүченең шәхси кабинетыннан компьютер яки телефон ярдәмендә файдаланып идарә итүне тәкъдим итә.

Исегезгә төшерәбез, шәхси кабинетта милек хокукларында булган күчемсез милек объектлары һәм теркәлгән транспорт чаралары турында актуаль мәгълүмат алырга, электрон рәвештә салым хәбәрен алырга, исәпләүләр белән танышырга, салымнар түләргә, 3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясен тутырырга мөмкин.

Милек салымнары салым органнары тарафыннан барлык ташламаларны исәпкә алып исәпләнә. Һәр муниципаль берәмлектә мөлкәт салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында тулырак мәгълүмат өчен Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы «Мөлкәт салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында белешмә мәгълүмат» интернет-сервисына кереп карап була.

Үзләренең салым хәбәрләрендә республика халкы салымнарны тиз түләү өчен реквизитлар күрәчәк, ягъни уникаль исәпләү идентификаторы (УИН), штрих-код һәм QR-код. Исәпләнгән салымнарны берничә минут эчендә теләсә нинди уңайлы ысул белән Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинеттан, «Шәхси зат салымнары» мобиль кушымтасыннан яки дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинеттан файдаланып түләргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салым