Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Салымнар буенча бурычлары аркасында ир-ат КамАЗыннан чак колак какмаган

Йөк машинасын кулга алу процессында хуҗаның үзе белән элемтәгә чыгалар.

Яңа Чишмә районында суд приставлары ир-атка карата салымнарны түләмәгән өчен Башкару производствосы ачкан. Бурыч суммасы 68 мең сум тәшкил иткән.

Суд приставы хезмәткәре бурычлы кешенең яшәү урыны буенча өендә очрата алмаган. Шунлыктан бурычлы кешенең кайда булырга мөмкинлеген күршеләреннән сорашкан. Шул рәвешле ул бурычлы кешенең мөлкәтенә юлыга. КамАЗ авылның икенче башында була.

Йөк машинасын кулга алу процессында хуҗаның үзе белән элемтәгә чыгалар. Суд приставы хезмәткәре аңа КамАЗны  кулга алуы турында хәбәр итә. 

erid: 2VtzqwTSgT9

Шул ук көнне ир-ат җирле суд приставлары бүлегенә бурыч түләү өчен квитанция сорап килә. Моннан тыш, төп бурычны вакытында түләмәгән өчен гражданинга башкарма җыем өчен түләргә туры килде.

 

Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9