Балтачта Чепья чаты янында ике көн рәттән әйбәт үк «төшереп» алган бер агай болгана.
Беренче көнне иртән-иртүк «Строймастер» кибете янындагы агач төбендә утыра иде. Полиция машинасына утырып, йоклап чыгарга казна йортына китте.
Ошаткан ахрысы, икенче көнне тагын чайкала-чайкала шушы тирәгә килеп чыкты. Көпә-көндез олы урам буенда ятарга читенсенде бугай, бу юлы Чепья чатындагы тукталышка кереп чүкте.
Әмма бер «рәхәтнең» мең михнәте була ди. Бу юлы әллә чынлап, әллә полициягә китәсе килмичә, агайның хәле "начарланып" китте һәм аны ашыгыч ярдәм машинасы чакыртып, больницага алып киттеләр. Полиция озатуында, билгеле. Беренче ярдәмнән соң казна йортының да «рәхәтен» татыйсы бар ич.
Менә шулай, һич көтмәгәндә Балтач урамнарына шундый сәер кешеләр килеп чыга. Бәлки сезгә дә очрыйлардыр. Сездән килгән хәбәрләргә дә урын табылыр.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев