Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

СИЗО хезмәткәрләренә һөҗүм иткән

Илназ Галәвиев һаман да үзен "Аллаһ" дип атый.

175нче гимназиягә һөҗүм иткән Илназ Галәвиев Мәскәүнең «Бутырка» тикшерү изоляторының психиатрия бүлегенә китерелгән — бу арадаш нокта.

Аннары аны суд-психиатрия экспертизасы үткәрү өчен Сербский исемендәге фәнни-тикшеренү институтына озатачаклар.

СИЗОда Галәвиев күршесе белән ике урынлы камерада яши, анысы авыр тән җәрәхәтләре ясауда гаепләнә. Тик изолятор хезмәткәрләре 12 июнь көнне Мәскәүгә килгәч, Галәвиевның рәшәткәгә дә, хезмәткәрләргә дә ташлануын әйтә, ул үзен "Аллаһ" дип атый.

Илназ Галәвиев хәләл ризыктан баш тарта, үзен атеист дип саный. Мәскәү СИЗОсында фигурантны аерым карыйлар, чөнки Казанда ул качарга һәм агрессиягә һәвәс кеше буларак исәпкә куелган.

Илназ аңлатканча, Казанда теләсә нинди гамәл кылу өчен ул «торырга, утырырга» дигән рөхсәт алырга тиеш булган. Әмма Мәскәүдә аны башкача күзәтәләр ди.

19 яшьлек Илназ Галәвиевның 175нче гимназиягә һөҗүме нәтиҗәсендә 9 кеше һәлак булды, 30га якыны зыян күрде, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: татар-информ

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казанның 175 нче мәктәбе Илназ Галәвиев