Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Социаль контракт кем белән төзелә?

Безнең сорауларга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина җавап бирәчәк.

Балтач районы социаль яклау бүлеге белгечләре районыбызның азкеремле гражданнары белән социаль контракт төзү буенча актив эш алып бара. Бу юнәлештә эш торышы белән танышу өчен без бүлек җитәкчесе Алсу Гатиятуллинага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Алсу Фаризовна, социаль контракт нәрсә ул һәм аның нигезендә ярдәм кемнәргә бирелә?

– Социаль контракт – ул социаль яклау органы һәм катлаулы тормыш хәлендә булган кеше яки гаилә арасында дәүләт социаль ярдәме күрсәтү турында төзелгән килешү. Социаль килешү формасындагы дәүләт социаль ярдәме азкеремле гаиләләргә (ялгыз яшәүче азкеремле гражданнарга), кереме Татарстан Респуб-ликасында билгеләнгән яшәү минимумы күлә-меннән түбәнрәк булган гаиләләргә һәм гаиләнең мөлкәт белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе түбән булган гаиләләргә пособиеләр рәвешендә бирелә.

– Аның төп юнәлешләре хакында да аңлатып үтегезче.

– Контрактның төп юнәлешләре булып эшкә урнашу, эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару, үзмәшгульлекне булдыру, шәхси ярдәмче хуҗалык оештыру, авыр тормыш хәленнән чыгу (янгын, гадәттән тыш хәлләр һәм башкалар) тора.

– Алсу Фаризовна, 2022 елда Балтач муниципаль районында шундый ничә контракт төзелде?

– Агымдагы елда 125 социаль контракт төзелеп, анда 270 кеше катнашты. Социаль контрактларның 89ы – эшкә урнашу, 20се – эшмәкәрлек яки үзмәшгульлек оештыру, 2се шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү һәм 14е башка чараларга юнәлдерелгән. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, тәмамланган контрактларның 86 проценты уңай нәтиҗәле булды. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән үзара эшчәнлек нәтиҗәсендә 77 кеше рәсми рәвештә эшкә урнаша алды.

Әлеге юнәлештә ничә сумлык социаль ярдәм күрсәтелде?

– Социаль яклау бүлеге аша 3,5 миллион сумнан артык дәүләт социаль ярдәме күрсәтелде. Бүген бу гражданнар эшләвен дәвам итәләр, аларның гаиләләренең керем дәрәҗәсе сизелерлек артты.

Алсу Фаризовна, райондашларыбыз нинди юнәлешләргә өстенлек бирә?

– Райондашларыбыз арасында авыл җирле-гендә үзмәшгульлекне оештыруга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә юнәлдерелгән социаль контракт аеруча кызыксыну уята. Әлеге социаль ярдәм чарасын алучыларның барысы да үз эшен ачтылар (чәчтараш, тегү, ремонт, төзелеш һ. б.), күбесе «Мой бизнес» үзәге оештырган онлайн-укулар узды. Бу төр социаль контракт-ка юнәлдерелгән акчаларның суммасы быел 3 миллион сум чамасы тәшкил итте.

Форсаттан файдаланып, тагын шунысын да әйтеп узасым килә: киләсе 2023 елда да шәхси эшмәкәрлекне һәм үзмәшгульлекне үстерү өчен райондашларыбыздан яңа перспективалы бизнес-планнар көтеп калабыз.

Әңгәмәдәш – Гөлзидә Газизуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Социаль контракт