Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Спиннер өчен сугыш полициягә китергән

Гаҗәп, ләкин әлеге хәл районыбызның бер авылында бала-чага арасында булган.

Башлангыч сыйныфта укучы ике малай бер спиннер өчен сугышкан һәм ахыр чиктә әти-әниләр берсе өстеннән берсе гариза язган. Бу очракта әлеге малайларның йодрык "болгап" алулары да гаҗәпләндерми, ә ничек итеп әниләр шушының өчен полициягә барып җитә алган соң? Бу бит балаңның киләчәгенә зур кара тап сугу дигән сүз. Шуңа да киләчәктә әти-әниләр уйлап эш итсә иде, дигән фикергә килделәр районыбызның төрле тармагында эшләүче белгечләр КДН комиссиясе барышында.
Шулай ук әлеге комиссиядә, гадәттәгечә, спиртлы эчемлекләрне үз итүчеләр дә даими кунак. Бистәдә яшәүче бер ир эчеп кенә калмыйча, тәрбиясендә кечкенә баласы була торып өендә гауга куптарган. Әлеге гамәле өчен аңа комиссия әгъзалары алдында җавап тотарга туры килде. Һәм ул мондый хәл бүтән кабатланмас, дигән вәгъдәләр белән кайтып китте. Дөрес, мондый "тукран тәүбәләре" еш ишетергә туры килә безгә һәм иң аянычлысы шул, биредә балалар язмышы хәл ителә. Әти-әни акылга утырып китсә, сабыйлар имин гаиләдә үсә, утырмаса, әти-әниләре арасындагы ызгыш аша калган кешеләргә карата да нәфрәтләнеп гомер итә.

pimg.mycdn.me

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250