Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Субсидия - кайчан һәм кемнәргә бирелә

Газ кертүчеләр игътибарына!

Социаль яклау бүлеге тәкъдим иткән мәгълүматлар буенча, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының быелның 18 февралендә чыккан 137 номерлы карары нигезендә, хуҗалыкларына газ керткән һәм газ җиһазлары сатып алган Татарстан территориясендә яшәүче гражданнарга, быелның ягъни 2022 елның 1 мартыннан бер тапкыр бирелә торган түләү каралды. Әлеге түләү Бөек Ватан сугышы ветераны, беренче һәм икенче төркем инвалиды, инвалид баласы булган, күпбалалы гаиләләргә һәм дә җан башына уртача айлык кереме билгеле бер сумма булган гаиләләргә кагыла. Газ кертү өчен килешүләрнең 2021 елның 21 апреленнән соң төзелгән булуы шарт. Гаризалар быелның ягъни 2022 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә. Субсидияне алу өчен нинди документлар кирәк һәм нинди таләпләр каралган, бу хакта һәм башка белешмәләр өчен социаль яклау бүлеге телефоннары: 2-41-93, 2-57-94, 2-44-78.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: субсидия