Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Суд приставларының һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан

Балтач район приставлар оешмасы үзенең оешканлыгы, һәр эшне җиренә җиткереп закон кысаларында үтәтеп баруы белән республикада башкаларга урнәк булып тора.

Районда приставлар хезмәте ачылганнан бирле, 20 ел эчендә өченче җитәкче белән эшләргә туры килде. Айнур Хәйретдинов, Виталий Камаевлар әлеге оешмада озак эшләмәсәләр дә, тырышлыклары белән оешма тарихында үз эзләрен калдырган шәхесләр.

2008 нче елдан бирле Наил Рәфкать улы Гайнанов белән эшлибез. Сүзгә бай, оештыру сәләте көчле, теләсә нинди хәлдән чыгу җаен таба белүчән, кайгыртучан җитәкче белән эшләве дә күңелле һәм эшләребез дә гел алга бара. Балтач район приставлар оешмасы үзенең оешканлыгы, һәр эшне җиренә җиткереп закон кысаларында үтәтеп баруы белән республикада башкаларга урнәк булып тора. Районнарны берләштерү мәсьәләсе килеп тугач та, республика җитәкчелеге Кукмара районындагы суд приставын Балтач районы суд приставлары бүлегенә кушуны кулай күрде, һәм әйтергэ кирәк, андагы хәл дә күзгә күренеп яхшыра бара. Балтач һәм Кукмара районы приставлар оешмасы Республикада алдынгылар сафына күтәрелеп, эш оештыру буенча үрнәк бүлекләргә әйләнде, бурычлылар бер ел эчендә нык киметелде. Һөнәри бәйрәмебезне күркәм хезмәт күрсәткечләре белән каршылау күңелле, әлбәттә. Эшебез катлаулы, халык белән аңлашып эшләүгә корылган булса да, ике якның берсенә игелек кыла алуыбыз шатландыра.

Нурзидә Нәкыйпова

erid: 2VtzqwTSgT9

Балтач һәм Кукмара

районнары буенча

суд приставлары хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: приставлар

erid: 2VtzqwTSgT9