Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Суд залыннан

Административ хокук бозулар турында...

Шеңшеңәр авылында туып үскән, бүгенге көндә Балтачта яшәүче Н.ны алкоголь кулланган килеш 29 август кичендә учас-ток вәкиле туктата. Учас-ток вәкиле шоферга махсус приборга өрергә куша һәм шуның нәтиҗәсе буенча Н.ның алкоголь кулланган булуы раслана. Н. прибор күрсәткән саннар белән килешми, район үзәк хастаханәсенә дә барудан баш тарта, шулай да участок вәкиле тутырган протоколга имзасын куя. Суд барышында Н. үзенең гаебен таный, чынлап та 250-300 грамм аракы эчүен әйтә һәм аннан соң чит ил маркалы машинасына утырып, өенә кайтып барганда, участок вәкиле туктатуын раслый.

Административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 12.26 маддәсе 1 өлеше нигезендә судья Н.га 30 мең сум күләмендә штраф түләргә һәм бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә дигән карар чыгара.

Алкоголь кулланып автомобиль белән идарә итүчеләр турында даими язып торсак та, аларга карата законнар кырысланса да, гаиләләренең тынычлыгын алып, исерек килеш машинада җилдерүчеләр саны гына кимеми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд залыннан