Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Әҗәт олы ханымны үлемгә китергән

Кама Аланында 26 сентябрь көнне ташландык училище бинасында асылынган пенсионер хатынның үле гәүдәсен табалар.

Ул 23 сентябрь көнне өеннән ипи алырга, дип чыгып китә һәм юкка чыга. Ике тәүлек буе бистәдә аны эзлиләр, бары соӊыннан гына аныӊ мәетенә юлыгалар. Ачыкланганча, олы ханымга соӊгы вакытларда түли алмаган кредитын түләтү өчен коллекторлар даими шалтыратып торганнар. Эзләү вакытында да алар шалтыратып ханымныӊ үлүен белгәч, туганнарына тиз арада кредитны түләүне үз өсләренә алырга кушалар. Ике баласы - улы һәм кызы пенсионерканыӊ соӊгы вакытта кәефсез йөргәнен әйтәләр. Гаилә әгъзәләре моны шул коллекторларныӊ даими шалтыратып, янаулары белән бәйлиләр.
Тикшерү комитеты тарафыннан җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250