Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Тәмәке тарткан өчен штраф. Кемнәргә?

Мәктәпләрдә вейплар тартуга каршы көрәшкә юнәлдерелгә канун проекты карала.

Россия Хөкүмәте бу канун проектын хуплый, әмма искәрмәләрне исәпкә алырга, аны эшләп бетерү шарты үтәргә кирәк, дигән фикердә, дип хәбәр итә «Интерфакс» үз чыганагына сылтама белән.

Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор 16 яшькә кадәрге балигъ булмаган балаларның тәмәке тартканы өчен аларның әти-әнисенә штрафлар кертүне күздә тоткан канун проектын хуплаган. Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте комитеты башлыгы Артем Метелев тәкъдим иткән канун проекты мәктәпләрдә вейплар тартуга каршы көрәшкә юнәлдерелгән. 

Ул балаларның спиртлы эчемлекләр белән мавыгуы һәм тәмәке тарту очраклары өчен әти-әниләргә штрафлар салу турында административ хокук бозулар кодексының 14.53 маддәсен кулланырга һәм штраф күләмен 2,5 тапкыр арттырырга тәкъдим итә. Моннан тыш, канун проектында тиешсез урыннарда, шул исәптән балалар мәйданчыкларында тәмәке, вейп тәмәке тарту өчен штрафларны арттыру тәкъдим ителә.

Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында шундый ук канун проекты карала, ул административ хокук бозулар кодексының 14.53 маддәсен бозган өчен штрафларны арттыруны тәкъдим итә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев