Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Танк училищесы башлыгының элеккеге урынбасары үтерелгән килеш табылган

Валерий Хахин элеккеге хезмәттәшләре белән 8 сентябрьдә билгеләп үтелгән Танкистлар көнен бәйрәм итү өчен очрашкан.

Казан үзәгендәге Япеев урамындагы йортларның берсендә Казан югары танк училищесы башлыгының элеккеге урынбасары Валерий Хахин үле килеш табылган.

Хахинның гәүдәсендә пычак белән ясалган җәрәхәтләр булган, мәете келәмгә төрелгән. Аны хатыны Мария Горшунова тапкан.

 «Татар-информ» га билгеле булганча, узган шимбәдә Валерий Хахин элеккеге хезмәттәшләре белән 8 сентябрьдә билгеләп үтелгән Танкистлар көнен бәйрәм итү өчен очрашкан. Соңыннан ни булганын тикшерү ачыклый.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев