Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ташламалы IT-ипотека 2030 елга кадәр озайтылды

Августтан программа яңа шартларда эшли башлый. Еллык ставка 6 процентка кадәр тәшкил итәчәк

Россиядә IT-ипотека программасы 2030 елга кадәр озайтылды. Бу хакта Хөкүмәт матбугат хезмәте хәбәр итә.

Министрлар Кабинеты утырышында Россия Премьер-министры Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, хакимият өчен бу тармакта кадрлар потенциалын ныгыту өстенлекле булып тора. Шул максаттан илдә барлык кирәкле чаралар дәвам ителә, шул исәптән белгечләр эше өчен шартлар тудырылачак. Кадрларны төбәкләрдә тотып калу өчен дәүләт программаны Мәскәү белән Санкт-Петербургка таратмаячак.

Августтан программа яңа шартларда эшли башлый. Еллык ставка 6 процентка кадәр тәшкил итәчәк, кредитның максималь суммасы 9 млн сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.

Аныкланганча, махсус банк һәм төбәк программалары булганда процент ставкасы өстәмә рәвештә киметелергә мөмкин.

erid: 2VtzqwTSgT9

Моннан тыш, потенциаль ипотека алучыга таләпләр төгәлләштерелде. Шулай итеп, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендә айтишникларның кереме 150 мең сумнан, башка шәһәрләрдә һәм торак пунктларда 90 меңнән да ким булмаска тиеш.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9