Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Әтиең бит, балам!

Әлшәй районында коточкыч вакыйга булган.

17 яшьлек егет үз әтисен үтергәнче кыйнаган.

55 яшьлек ирнең гәүдәсен 10 август иртәсендә бер авыл йорты янында табалар. Үлгән кешенең криминаль характердагы күпсанлы җәрәхәтләре булган. Хокук саклаучыларның шик-шөбһәләре үтерелүченең улына - 17 яшьлек егеткә төшә. Тикшерүчеләр аны сорау алуга чакырткан, ул анда үз гаебен таныган.

Ачыклануынча, ишегалдында спиртлы эчемлекләр эчкән вакытта егет әтисе белән ызгышкан. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул металл торбаны эләктереп ала һәм әтисен кыйный башлый. Тегесе сулыш алудан туктаганчы.

Әле җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Шикләнелүче училищеда укый. Элегрәк ул җинаять җаваплылыгына тарттырылган булган инде. Аны торакка законсыз үтеп кергән өчен хөкем иткәннәр. Моннан тыш, егет 2011 елдан балигъ булмаганнар эшләре бүлегендә исәптә тора.
 

Фото: mk.ru

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев