Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Тик ятмасын. Ана капиталының калган өлешен ничек алырга?

Ана капиталы программасы илдә 2007 елдан бирле гамәлдә.

Биш көн җитә! Россия Социаль фонды ана капиталының калган өлешен ничек алырга икәнен аңлаткан. Яңалык сертификатта ун мең сум һәм аннан да кимрәк акчасы калган әти-әниләргә кагыла.

Хәтерләсәгез, Россия Президенты Владимир Путин әлеге тәкъдимне бу җәйдә гаиләләр белән очрашканда җиткерде. «Ана капиталының төп өлешен файдаланганнан соң, аз гына күләмдә акча калырга мөмкин. Аның белән бер нәрсә дә эшләп булмый. Шуңа күрә әлеге сумманы әти-әниләргә түләп бетерү җаен табарга кирәк», — диде Илбашы. Аның әйтүенчә, сүз әлегә ана капиталында калган ун мең сум һәм аннан да кимрәк акча турында бара. «Аннары күз күрер», — дип тә өстәде Президент.

Озын сүзнең кыскасы: Социаль фонд әлеге төр түләү тиешле гаиләләргә бу хакта үзе хәбәр итәчәк. Сертификат хуҗасына «сәлам хаты» Дәүләт хезмәтләре порталы аша киләчәк. Анда инде өлешчә тутырылган гариза да беркетеләчәк. Әлеге документка кирәкле мәгълүматны язып бетереп, кире җибәрәсе генә кала. Гаризаны шунда ук Дәүләт хезмәтләре порталыннан, күпфункцияле үзәк яки почта бүлекчәсе аша юлларга мөмкин. Калган акча, фонд аны түләү турында карар кабул иткәннән соң, биш көн эчендә әти яки әнинең гаризада күрсәтелгән исәп-хисап счетына күчәчәк.

Билгеле булганча, ана капиталы программасы илдә 2007 елдан бирле гамәлдә. Баштарак аны гаиләдәге икенче сабыйга гына бирсәләр, 2020 елдан ярдәм чарасын тәүге тапкыр әти-әни булучылар да ала башлады. Әлеге акчаны торак шартларын яхшырту, балаларга белем бирү, әнинең булачак пенсиясе өчен, инвалид баланы социаль адаптацияләү өчен товарлар (хезмәтләр) сатып алуга һәм аз керемле гаиләләргә өч яшькә кадәрге балага айлык түләү өчен тотарга мөмкин. Программа 2026 елга кадәр гамәлдә.

 2024 елда ана капиталы күләме 

— Беренче бала 2020 елга кадәр туган яки уллыкка алынган, икенче бала 2020 елда яки соңрак туса — икенчесенә 833024,74 сум. — Балаларның икесе дә 2020 елга кадәр туган булса — икенчесенә 630380,78 сум.

— 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган бердәнбер балага — 630380,78 сум.

— 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче балага — 630380,78 сум, икенчесе тугач — 202 643,96 сум.

— Беренче һәм икенче бала 2007 елга кадәр туган, ә өченчесе 2020 елда яки соңрак туса — өченчесенә 833024,74 сум.

Россия Социаль фонды мәгълүматларына караганда, ана капиталын алучыларның 80 проценты аны торак шартларын яхшырту өчен файдалана. Икенче урында — балаларны укыту. Беренче өчлеккә — дәүләт ярдәменнән өч яшькә кадәрге балага айлык түләү рәсмиләштерүчеләр дә эләккән. Ана капиталының калган өлешен алып бетерүгә бәйле яңалык исә илдә яшәүче 630 меңнән артык гаиләгә кагылачак дип көтелә.

 Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ана капиталы