Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Тиздән торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр арта

Татарстанда 2024 елның 1 июленнән торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар арта

Уртача алганда ул – 10,8 процентка, шәһәрләр һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә 15,7 процентка күтәрелә.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы Дмитрий Романов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә чыгымнарны киметү юллары хакында сөйләде.

«Коммуналь ресурсларны исәпкә алу приборларын урнаштырырга, күрсәтмәләрне даими рәвештә алырга һәм аларның эшенең төзеклеген күзәтергә кирәк. Җылылык югалуны киметү өчен йортта капиталь ремонт үткәрелүе зарур. Югалтулар азрак булган саен, җылытуга чыгымнар шулкадәр азрак булачак. Капиталь ремонт һәр 25 ел саен узарга тиеш, әмма гамәлдә бу һәрвакытта да алай түгел. Шуңа күрә фатир хуҗаларына активрак булырга, милекчеләр җыелышын үткәрергә, актуаль мәсьәләләр турында фикер алышырга кирәк», - дип белдерде ул.

Торак йортларда җылылык бирүдә һава торышын җайга салу үзәкләре ярдәм итә, әмма аларны дөрес көйләргә кирәк, белгечләр аларның эшен җайга салырга тиеш. Электр энергиясен янга калдыру өчен, энергияне нәтиҗәле файдалану җиһазларын һәм энергия саклый торган лампочкалар куллану зарур. Хуҗабикәләргә суны янга калдырырга савыт-саба юу машиналары булыша.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-2024-elnyn-1-iiule

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев