Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Үз-үзен аямаган чаклары да күп була

Патша заманнарыннан ук мөһимлеге, дәрәҗәле булуы белән аерылып торган һөнәрләр рәтеннән төшмәгән милиция-полиция хезмәте бүгенге көндә дә аеруча да кирәкле вазыйфаларның берсе.

Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Балтач Эчке эшләр бүлеге дә мактаулы эшчәнлеген гасырлардан-гасырларга җиткерә килә. Хәзерге вакытта район эчке эшләр бүлеген яшьтән үк участок инспекторы булып эшләү дәверендә районны якыннан белгән, аннан инде үзе үк тә участок инспекторлары җитәкчесе булган, кануннар нигезендә эш алып баручы, хезмәткәрләреннән дә шуны таләп итүче, шул ук вакытта үз фикерен дә кыю әйтә белгән Илдар Усманов җитәкли. Аның урынбасары — Илнур Җиһаншин, полиция подполковнигы. Илнур Филсурович полиция җитәкчесе дә әле. Район эчке эшләр бүлегенең барлык эшчәнлеге җитәкчегә барып ирешкәнче аның күзәтүе аша уза. 2008 елда Алабуга милиция мәктәбен тәмамлаган егет туры Балтачка эшкә кайта, аны участок инспекторы итеп билгелиләр, аннан икътисадый җинаятьләр белән көрәш бүлегендә оперхезмәткәр була, ике елдан соң аның эшчәнлегенә ришвәтчелеккә каршы эшләр дә йөкләнә. Эшләү дәверендә читтән торып Казан юридик институтын тәмамлый. Урынбасар һәм полиция җитәкчесенең үзенең ике урынбасары бар — җәмәгать тәртибен сак-лау буенча Фәнис Газизуллин, оператив эшләр буенча Ленард Сәгъдиев. Фәнис Газизуллин шулай ук хезмәт юлын участок инспекторы булып башлады, ул чактагы хезмәт еллары бер мөһим вакыйга белән истә калды. Бер хуҗалык складыннан ике «КамАЗ» машинасы ашлама урлап чыгалар. Фәнис Газизуллин һәм аннан кала өч хезмәткәр каракларны дүрт көн эчендә кулга төшерә. Кәрәзле телефоннар чыккан ел булса да, ватсап ише социаль челтәрләр юк, телефон да урыны-урыны белән генә тота, күрше өлкәдә тауга менеп сөйләшкәнен әле дә хәтерли полиция подполковнигы. Җинаятьне ачкан көн — 23 февраль — Ватанны саклаучылар бәйрәменә туры килә. Бүтәннәр бәйрәм иткәндә, алар арып-талып районга кайта. Барлык массакүләм чараларда да форма кигән егетләр-кызлар, Фәнис Газизуллин җитәкчелегендә, җәмәгатьчелек тәртибен саклый, «бәйрәмнәрдә, төрле чараларда терроризм-экстремизм куркынычсызлыгын булдырмас өчен барьерлар кую, сумкаларны тикшереп кертү бөтен кешегә дә ошамый, — ди Фәнис Фәритович. — Әмма бу район халкының иминлеген кайгыртып эшләнә, кешеләр шуны аңласын иде. Шул ук вакытта хезмәтегез өчен рәхмәт, тынычлап бәйрәм иттек, дип әйтүчеләр дә була». Бүлектә шулай ук озак еллар Рөстәм Газыймов тикшерү төркеме җитәкчесе булып эшли. Юстиция подполковнигының үзенең төркеме белән ачкан җинаятьләре хәйран. Әйтик, әле менә быел гына 14 җинаять эшләүдә гаепләнгән Арча районы кешесен тотканнар. Җинаятьче су коесына боҗралар сатам, утын китерәм, машина йөртү хокукыннан колак кагучыларга булышам, фатирны арендага бирәм кебек хәйран кыйммәтле суммалардагы хезмәтләрне рекламалап, ялган юл белән акча эшли. Бик тиз ышандырып, акча күчкәннән соң юкка чыгучы хәзерге вакытта тимер рәшәткәләр артында утыра. Бу аның беренче генә җинаяте түгел икән инде. Аңарчы да утырып чыккан булган. Шул ялганчы аркасында дүрт Арча кешесе, бер Биектауныкы, калганнары Балтач кешеләре зыян күрә. Биш ел элек чегән хатынын кулга төшергәннәр иде. Чегән кызы Б. авылында яшәүче бер инвалидны алдалап, 14 мең сум акчасын алып китә. Аны Вятка Аланы якларында кулга алалар. 22 ел хезмәт тәҗрибәсенә ия Рөстәм Габделнуровичның ачкан җинаятьләре дә, сөйләрлек вакыйгалар да күп, үзе бер китап язарлык.

Бүлектә ханымнар-туташлар да эшли. Менә Шеңшеңәр авылы кызы Гөлназ Фатыйхова 2020 елдан бирле Балтач эчке эшләр бүлегендә өлкән сорау алучы. Казан Социаль Белем академиясен тәмамлаганнан соң, ун ел Казанда «Танкодром» эчке эшләр участогында дознаватель була, биредә ул өлкән сорау алучы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә һәм кала киңлекләрендә алган хезмәт тәҗрибәсен, белемен районыбызга багышлый. Җинаять эше кузгатыргамы-юкмы, әллә инде эшне ябаргамы, Гөлназ Ринатовнаның үз юнәлешендәге эшчәнлегеннән тора.

Әле язылган үз эшләренең осталары, хезмәт алдынгылары коллективны әйдәп баручылар, яшьләргә

остаз, район халкына терәк һәм кирәк белгечләр. Инде менә ничә ел рәттән алар һөнәри бәйрәмнәрен хезмәт уңышларына ирешеп каршылый.

Бүлекнең һәрбер хезмәткәрен дә һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, дөньяларга иминлек теләп, хезмәтләрен тыныч күңел белән башкарырга язсын диясе килә. Полиция хезмәткәренең гомерен куркыныч астына куеп, үз-үзен аямаган чаклары да күп була. Шуңа күрә әлеге һөнәр ияләренә хөрмәт белән карыйк, хезмәтләрендә теләктәшлек белдерик.

 

Илдар Усманов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлек җитәкчесе, полиция подполковнигы:

– Бүгенге көндә Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегендә эшләүче хезмәткәрләр үз эшләрен җиренә җиткереп башкаручылар дип әйтергә тулы нигез бар. Безнең бүлектә  56 аттестация узган хезмәткәр, 4 дәүләт хезмәткәре hәм 8 ирекле хезмәткәр эшли. 2011 елның 7 февралендә чыккан 3нче номерлы Федераль закон нигезендә, полициягә халыкның тормышын, сәламәтлеген, хокукларын hәм иреген саклау, җинаятьчелеккә каршы көрәш, җәмәгать тәртибен, иминлеген, милеген саклау бурычлары куелган һәм бу бурычларны үтәү һәркемнән зур җаваплылык сорый. 2022 елның 9 айлык эш нәтиҗәләре буенча, безнең бүлек республикада 3нче категорияле 21 бүлек арасында 5нче урынны алып тора.

Бүлектә тәҗрибәле кадрлар белән беррәттән, яшь кадрлар да хезмәт куя. Соңгы елларда состав шактый яшәрде, лаеклы ялга китүчеләрне яшьләр алмаштырды. Озак еллар hәм нәтиҗәле хезмәт куючылардан Эмиль Вәлишин, Рөстәм Газыймов, Фәнис Газизуллин, Булат Әминов, Ләйсән Сәлахова, Ләйсән Шакирова, Наил Файзрахмановны билгеләп үтәргә кирәк. Шулар белән беррәттән, өметле, яшь белгечләрне дә әйтү урынлы булыр. Болар арасына Вилдан Гыйльмуллин, Айнур Закиров, Екатерина Петрова, Салават Зарипов, Рамил Газыймовны кертергә була.

Һөнәри бәйрәмебез белән барлык хезмәткәрләрне, лаеклы ялда булган ветераннарыбызны чын күңелдән котлыйм, һәркемгә һәр өлкәдә уңышлар юлдаш булсын, корычтай нык сәламәтлек, гаиләләребездә тигезлек, сабырлык, районыбызда, республикабызда, илебездә иминлек булуын телим.

Равил Таҗетдинов – Эчке эшләр полковнигы:

– Минем өчен 10 ноябрь иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Кырык елдан артык гомерем – иң көчле, егәрле еллар шушы хезмәттә үтте. Армиядә Мәскәүдә – Дзержинский исемендәге махсус эчке гаскәрләр дивизиясендә хезмәт иттем. Армия хезмәтеннән тыш, милиция формасы киеп, Мәскәү урамына тәртип сакларга да чыга идек. Аннан кайткач, укырга керәсем килгән иде, тик әтиебез яшьли вафат булганга, авылда әнигә булышырга кирәк, читтән торып та укып була дип, 1975 елның июлендә район эчке эшләр бүлегенә милиционер булып эшкә урнаштым. Берничә елдан соң оператив эшләр буенча урынбасар итеп билгеләделәр. Биш ел шушы вазифада эшләдем. Аннан соң 23 ел район эчке эшләр бүлеген җитәкләдем. ТР Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе әгъзасы булдым, Рәсәй һәм Татарстан Эчке эшләр министрлыгының, хөкүмәтенең медальләре белән бүләкләндем, мактаулы исемгә лаек булдым. Рәсәй Эчке эшләр министры фәрманы белән исемле корал – Макаров пистолеты белән бүләкләндем. Хезмәтем һәрчак югары бәяләнде, болар барысы да шул чорда бергә эшләгән коллективның тырыш хезмәтенә дә олы бәя иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев