Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«Ватанны саклаучылар» фонды филиалының Казан офислары ял көннәресез кабул итә башладылар

Эш графигының үзгәрүе СВО катнашучыларыннан һәм аларның гаилә әгъзаларыннан сораулар санының артуы белән бәйле.

1 июльдән «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы эшендә мөһим үзгәрешләр булды. Хәзер филиалларның үзәк офислары җиде көнлек эш режимына күчте һәм ял көннәресез кабул итәчәкләр, дип хәбәр итә фонд филиалында.

Үзгәрешләр Казан офисына гына кагыла. Республика районнарында социаль координаторлар иске режим буенча эшләячәк.

Эш графигының үзгәрүе СВО катнашучыларыннан һәм аларның гаилә әгъзаларыннан сораулар санының артуы белән бәйле. Күпчелек мәсьәләләр ашыгыч һәм хастаханәгә салу, протезлау, документлар рәсмиләштерүгә кагыла.

Исегезгә төшерәбез, «Ватанны саклаучылар» фонды Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча төзелде. Аның төп максаты – СВО ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү.

Фонд филиалларында әлеге категория кешеләргә медицина һәм социаль реабилитациядә, шул исәптән яңадан укытуда һәм эшкә урнашуда ярдәм итәләр, юридик ярдәм күрсәтәләр һәм торакны инвалидлар ихтыяҗларына яраклаштыралар. Шулай ук фонд ветераннарны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә, паралимпия хәрәкәтенә җәлеп итә, мәдәни чаралар оештыра, Ватанны саклаучылар катнашында яшьләрне патриотик тәрбияләү буенча очрашулар үткәрә.

«Ватанны саклаучылар» фондының филиалына дүшәмбедән якшәмбегә кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Казан, Ямашев проспекты, 1 адресы буенча яки (843) 598 33 55 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

РФ Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр хакында  heroes-tatarstan.ru яки 117 телефоны буенча белергә була, дип яза Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев