Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хәрби бурычлылар өчен электрон чакыру кәгазьләре реестры сайты эшли башлады

Чакыру кәгазьләре реестрын рәсми рәвештә 2024 елның 1 ноябреннән эшләтеп җибәрергә планлаштыралар.

Россиядә тест режимында чакыру кәгазьләре реестры сайты эшли башлады – порталда армиягә чакыру кәгазьләре һәм хакимият органнарының чакыру белән бәйле указлары урнаштырылачак. Сайтта хәбәр ителгәнчә, хәзерге вакытта Рязань өлкәсе, Сахалин өлкәсе һәм Марий Эл республикасындагы Хәрби исәпкә алу бердәм реестры тикшерелә.

Реестрда урнаштырылганнан соң 7 көн узгач чакыру кәгазе тапшырылган дип санала. Чакыру юлланган көннән башлап хәрби хезмәткә чакырылучыга Россия Федерациясеннән чыгу чикләнә. Әгәр чакыру кәгазендә күрсәтелгән көннән 20 календарь көне узган, ә хәрби хезмәткә чакырылучы хәрби комиссариатка килмәгән икән, башка төрле чикләүләр гамәлгә керә, дип яза «Татар-информ».

Әлеге чикләүләр түбәндәгеләрне тыя:

  • автомобиль белән идарә итү;
  • транспорт һәм күчемсез милек теркәү;
  • кредит һәм бурычлар алу;
  • шәхси эшмәкәр яки үзмәшгуль буларак теркәлү.

Барлык чикләүләр (шул исәптән Россиядән чыгуны тыю) вакытлыча кертелә. Аларны хәрби комиссариатка килү белән тәүлек эчендә гамәлдән чыгарачаклар.

Чакыру кәгазьләре реестрын рәсми рәвештә 2024 елның 1 ноябреннән эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Бу көнгә кадәр реестрда урнаштырылган мәгълүмат белдерү булып санала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев